Элвин Грей Зәйнәб Фәрхетдинова белән дуэт яздырды. Алар Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов башкаруындагы мәңгелек хит – «Янымда син булсаң» дигән җырны яңартып тәкъдим итте.
Бу җырны халык төрле фикерләр белән кабул иткән.
«Бер дигән җырны бозгансыз»;
«Бер дә бозылмаган, яңартып, матурайтып кына җибәргән»;
«Җырларны яңартып була, ләкин бу җырны гына түгел»;
«Аның иске вариантын кем тыңлый икән хәзер. Молодцы, шулай иске җырларны яңача яңгыратканга»;
«Бик матур килеп чыккан. Инде онытыла башлаган җырга яңа сулыш. Шәп, матур, заманча»;
«Ул бит бу җырны үзе генә җырламый, иң мөһиме – Зәйнәбкә ошасын» дигән сүзләр язучылар бар.
Бу җырның ике вариантын да тәкъдим итәбез.