Зәйнәб Фәрхетдинова «Авыл» җырын яңарткан. Җырның авторлары – Гамил Афзал һәм Рәис Нәгыймов.
Халык легендар җырның яңа вариантын да җылы кабул иткән. Җылы комментарийлар калдырганнар.
«Зәйнәб ханым, тыңлап туймаслык сезнең җырлар», «Шулкадәр мәгънәле җыр», «Моңлы, үзенчәлекле тавыш сездә», – кебек комментарийлар белән үсендергәннәр Татарстанның халык артистын.
«Ай сүрелеп кенә көн яктыра,
Ядкәр итеп сагынып сөйләргә.
Өянкеләр сәлам әйтеп тора
Таң алдыннан искән җилләргә...»