Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Авыл хезмәте югарырак бәяләнергә тиеш...»

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Авыл хезмәте югарырак бәяләнергә тиеш...»
Салават Камалетдинов

Җырчыга үзе турында язылган шаян шигырь һәм сурәте килеп ирешкән. Дания Нәгыйм дигән автор иҗат иткән юлларны укып, Зәйнәб ханым авыл тормышы, авыл халкы хезмәте турында уйланып куйган.

Җырчыга багышлап язылган шигырь болайрак килеп чыккан:

«Сыер савучы булырга

Хыялланган кайчандыр.

Сәләте барын аңлагач,

Авылыннан тайгандыр.

 

Авылда калса әгәр дә,

Сыерларга җырласа,

Гөрләтеп сөт бирер иде

Малкайлары лабаса.

 

Монысы булды шаярту.

Кирәк Зәйнәб милләткә!

Ә шулай да, сыер сауса,

Сатар өчен кыйммәткә».

«Бигрәк тә кызык басма юлладылар әле миңа. Сез нәрсә диярсез?

Сөт дигәннән... Ә нигә сөтнең бәясен арттырмаска соң? Ник авыл хезмәте югарырак бәяләнергә тиеш түгелмени дигән сорау туа.

Дания Нәгыйм язган юлларда актуальлек бар. Ашаган белми, тураган белә, дигән әйтем беркайчан да үз көчен югалтмаячак.

Рәхмәт язган һәм ясаган шарж, юмор өчен!» – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100