Зәйнәб Фәрхетдинованың «Моңайма» дигән җырына матур клибы чыкты. Бу клип авылларын сагынучылар өчен якты хатирәләргә бай булган.
Клипта җырчы «кызы» белән авылга кайта, күрше әби-бабай уртасына утырып, авыл хәлләрен сораша, чишмәгә төшә, сыерның «хәлен белә», утын ташый, яңа сауган сөт эчә, үрдәк бәбкәләрен сөя, авыл урамында рәхәтләнеп җырлап һәм бик канәгать булып, «кызы» белән авылдан китеп бара.
Җырның сүзләрен Илзирә Вәлиуллина иҗат иткән, көен Гали язган.