Зәйнәб Фәрхетдинова: «Әйтегез әле, кайда язылган ул чикләр? Җиткән, булган, дип?»
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага, әле янып иҗат итүче артистка: «Иҗатка көч кайдан аласыз? Җырны ташларга уйламыйсызмы?» – дигән, каршылыклы сорауларны еш бирәләр икән. Җырчы, шуларга җавап итеп, үзенең сәхифәләрендә, артист кеше әле мөмкинлеге булганда җырларга, иҗатын ташламаска тиеш, дигән фикер җиткерә.
– Кемнәрдер: «Концертың кайчан була?» – дип язсалар, кайсылары: «Йөри инде яшьләргә юл бирмичә», яки «Олыгайган, килешсез», – диләр. Дөрес, үземә турыдан бәреп түгел, төрле төркемнәр аша җиткерәләр.
Әйтегез әле миңа, кайда язылган ул чикләр? Җиткән, булган, дип! Кеше үз хәленнән килгәндә эшләргә тиеш, минемчә, шулай бит! Егылып киткәнче!
Яшьләр үз юллары белән барырга телиләр икән, мөмкинлекләр бик зур бит хәзер. Мин аларны бик хуплыйм, бик риза, иҗат итсеннәр. Иҗатка омтылучы, талантын күрсәтә белүче яшь йөрәк, үзен ачып, юлын дөрес итеп сайласа, безнең тормышны күтәрә генә, яшәешебезгә ямь өсти. Әмма, юлны дөрес сайларга кирәк!
Ни әйтсәләр дә, без сәхнәгә аяк басканда, бик авыр иде. Бу хакта – аерым. Меңгә бер генә туган Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров тавышларын мәңгелек итеп кабул итүебез, аларны үлеп яратуыбыз – безгә туктарга дигән сүз түгел бит әле! Әйе, миндә – алар мәктәбе, шушы җырчыларны тыңлап үстем.
Күп еллар эзләнсәм дә, мин иҗатта бүген дә янып яшим. Үземнең көчемне үзем беләм, Аллаһка шөкер. Һәр кеше эзләнеп, янып яши алса, бу бит – зур бәхет.
Шунысы да мөһим: мине беренче көннән яратып калган, үзенеке итеп кабул иткән тамашачым hәр чыгышымны көтә. Әле кайбер мин оныткан җырларны да башкаруымны сорый.
Шуны да әйтәсем килә – яланаякмы мин, биек үкчәдәнме, кыска киемнәнме, озыннанмы, иҗатым – тыңлаучым өчен. Мин туктарга тиеш түгел! Дөрестер бит?
Шулай булгач , исән-сау вакытта иҗат дигән бөек пьедесталны ташласам, мин үз-үземне гафу итә алмаячакмын!
Менә шул ул иҗат җанлы булып туу!
Иҗатымны яраткан барлык кеше алдында башымны иям!
Бу фотоны миңа нейрочелтәрләр тәкъдим итә, шулай киенеп чыгарга куша. Сезгә ничек? Эшлибезме? – дип сораган ул язылучыларыннан.