Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова ни сәбәпле «Татар җыры»нда катнашмавын әйтте

Декабрь аенда Казанда үткән «Татар җыры» фестиваленнән журналистларның күбесе репортаж язды. Материалларның берничәсендә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың булмавын искә алганнар. Тамашачылар да бу хакта уйлангандыр. Зәйнәб апа сүзләренчә, ул ни булганын хәтерләми: әллә алар чакырып, ул баш тарткан, әллә алар гомумән чакырмаган.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова ни сәбәпле «Татар җыры»нда катнашмавын әйтте
Рамил Гали

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова быел «Татар җыры»нда катнашмады. Ник? Бу сорау белән без җырчының үзенә шалтыраттык.

Зәйнәб апа, «Татар җыры»нда күренмәдегез бу елны. Узган ел бар идегез бугай.

Катнашмадым шул. Афишаларын күрдем, әмма миңа чыкмадылар… бугай дип хәтерлим. Әллә үземнең катнашасым килмәдеме… 

Узган ел бар идем, әйе. TMTV премиясендә дә катнашкан идем. Анысыннан соң оештыручыларга минем күзлектән караганда җитешеп бетмәгән яклары бар икәнен әйткән идем. Бәлки, шул ярамагандыр?!

Сезгә ошамаган якларның барлыкка килүе ни белән бәйле икән?

Оештыру комитеты үзгәргән икән анда. Әйтергә кирәк тә булмагандыр, бәлки, тик мин әйтми кала алмадым. Тәҗрибәмнән чыгып, фикер йөртергә хакым бар бит.

Ә быел катнашмавымның бер начар ягы да юк. Насыйп булса, киләсе елларда катнашырбыз.

Нигә мине чакырмыйсыз, дип сорамадыгызмы?

Соранып йөрергәме?! Юк инде. Үз концертларыбыз белән чыгыш ясыйбыз.

Әле күптән түгел генә концертыгыз булды. Өстәмә концерт куярга исәбегез бармы?

Халык соравы буенча, март айларына планлаштырабыз. 

Сез турыдан-туры кассага эшлисезме?

Зөфәр абыең берсендә бер фикер әйткән иде. Популярлык – гомерлек, ә менә кассага эшләү вакытлыча гына була. Шундый нәтиҗәгә килдем: реклама белән эшләү җитеп бетмәде. Администраторыбыз да юк бит. Менә берәрсе белән эшли башларга исәп.

Булат яки Фоат өйләнергә уйламыймы әле?

Алай сөйләнмиләр. Һәрнәрсәнең үз вакыты, ашыктырмыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100