Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб элеккеге җырын Ильвина башкару турында: «Кызык инде бу дөнья. Кызганыч та»

news_top_970_100
Зәйнәб элеккеге җырын Ильвина башкару турында: «Кызык инде бу дөнья. Кызганыч та»
социаль челтәрләр

Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең «Тәрәзәңә ай килер» җырын Ильвина башкаруында ишеткән. Социаль челтәрләрдән аңлашылганча, җырчы үзе бу хакта хәбәрдар булмаган.

Зәйнәб Фәрхетдинова бу уңайдан үзенең фикерен дә язып калдырган.

«Кызык инде бу дөнья! Кызганыч та!

Әле күптән түгел генә, халык яратып тыңлагач, яңа форматта «Тәрәзәңә ай килер» җырын кабат программама керткән идек.

Бүген шушы җырны Ильвина башкаруында ишеттем. Беренче тапкыр. Миңа калса, ул да яхшы башкарган. Уңышлар үзенә. Сезнең ишеткәнегез бармы? Языгыз әле», – дигән ул.

«Ни өчен кызганыч?» – дип сораучыларга Зәйнәб Фәрхетдинова сторисларында җавап кайтарган.

«Ни өчен кызганычмы? Кызганыч булмыйча кала алмый инде ул бу тормышта. Хыялда йөрткән, тормышка ашмаган эшләр күп кала бит барыбызның да. Мәсәлән, кемдер кыз көтә, малай алып кайта. Кемдер малай көтеп йөри, кызлар гына була, дигәндәй.

Шунысы кызганыч, үзеңне юк-барга сарыф итү. Интригалар, гайбәтләр һәм башкалар, һәм башкаларга. Сез мине аңлагансыздыр дип ышанам», – дип, читләтеп кенә әйтеп узган ул бу турыда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100