Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйдән мобилизацияләнгән егет әниләрне Вәсилә Фәттахованың «Туган як» җырын җырлап котлый

news_top_970_100

Зәй районының Светлое Озеро авылында яшәүчеләр Әниләр көнендә Казан танк училищесы полигонында әзерлек узучы мобилизацияләнгән якташлары Денис Чурбановның җырлавын тыңлый алды. Светлое Озеро мәдәният йорты директоры Татьяна Егоровага җибәргән видеода Денис «Туган як» җырын башкара, дип яза «Зәй офыклары» газетасы.

«Талантлы егет туган як турында бик матур җыры белән Светлое Озеро авылында яшәүче әниләрне котлады. Ул барыгызга да сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм озын гомер тели. Денис – һәр чарада диярлек алыштыргысыз ярдәмче. Ул – искиткеч алып баручы, җырчы, театраль куелышларда һәм спектакльләрдә даими катнашучы», – дип сөйләде мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова.

Денис бәйрәм көнендә әниләрне җыр белән котлау идеясенең очраклы килеп чыкканын сөйләде.

«Концерт вакытында мин алып баручы янына килдем һәм җыр башкарырга теләвемне әйттем, миңа микрофон бирделәр, ә иптәшем видео яздырды», – дип сөйләде Денис.

Әлмәт политехника көллиятендә укыганда, Денис Чурбанов студентларның КВН лигасы командасы капитаны булган, Татарстанның КВН фестивалендә Әлмәт югары уку йортлары җыелма командасында чыгыш ясаган.

Хәзер дә талантлы егет рух күтәренкелеген югалтмый. Җырлау һәм юмор үземә генә түгел, ә тирә-яктагыларга да кәеф күтәрергә ярдәм итә, ди ул.

«Барлык авырлыкларга да елмаеп карарга кирәк. Җырлап, мин барлык иптәшләремнең рухын күтәрәм. Барыбыз да хәрби рухта», – диде Денис.

Ул Россия Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәтне 2018-2019 елларда узган. Соңыннан кабат контракт буенча хәрби хезмәткә кире кайта. Апрельдән июньгә кадәр Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашкан. Шуңа күрә ул хәрбиләрнең дөрес кәефтә булуының мөһимлеген башкаларга караганда да ныграк белә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100