Зәйдә парапланда очканда һәлак булган ир-ат очкычны үз сызымнары буенча үзе җыйган булган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
55 яшьлек ир-ат күптән экстремаль спорт төре белән шөгыльләнә. Танышлары аны «Кулибин» дип йөри.
Фаҗига 9 майда 7.20 сәгатьтә Татарстанның Якты Күл авылы янында була. Параплан шәхси йорт ишегалдында төшә. Планер белән идарә итүче ир-ат урында ук үлә.
Урында Кама транспорт прокуратурасы хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли, диелә хәбәрдә.