news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәйдә дүрт машина бәрелешкән, яшь хатын-кыз һәлак, бала һәм ир-ат имгәнгән

news_top

Зәй районында дүрт автомобиль катнашында авариядә 26 яшьлек кыз һәлак булган. Тагын ике кеше, шул исәптән җиде яшьлек бала, яраланган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Авария 3 сентябрьдә Чаллы — Зәй — Әлмәт автомобиль юлының 42нче чакрымында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, BMW йөртүчесе «Узып китү тыела» билгесе гамәлдә булган урында каршы як полосага чыккан.

Башта BMW йөк машинасы — КАМАЗ белән янәшә бәрелешкән, аннары йөк машинасы артыннан хәрәкәт иткән Toyota RAV4 һәм Toyota Land Cruiser автомобильләренә бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә BMWның 26 яшьлек пассажиры урында ук үлә. Автомобиль йөртүчесе һәм аның җиде яшьлек пассажиры җәрәхәтләр алган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар