news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәй районы җир палатасы башлыгын, ришвәт алуда шикләнеп, кулга алганнар

news_top

Татарстанның Зәй районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе, коррупциядә шикләнелеп, кулга алынган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, тикшерү версиясе нигезендә, ул район бизнесменыннан, арендага һәм милеккә 3 җир кишәрлеге бирүдә ярдәм күрсәткән өчен, ришвәт бирүен таләп иткән. Түрәне 235 мең сум ришвәт алганнан соң ук тоткарлаганнар.

Тикшерү якын арада судка мөрәҗәгать итәчәк һәм тоткарланучыга карата чикләү чарасы сайлауны сораячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар