Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәй районы башлыгы: «Бу авыр кайгыны күтәрергә Аллаһ сезгә күркәм сабырлык бирсен»

news_top_970_100
Зәй районы башлыгы: «Бу авыр кайгыны күтәрергә Аллаһ сезгә күркәм сабырлык бирсен»
Фото: Зәй районы сайты

Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыны соңгы юлга озаттылар.

Зәй районның Югары Шепкә авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә һәлак булган Нияз Каюмов белән хушлашу булды. Бу хакта Зәй районы сайтында хәбәр итәләр.

Нияз Радик улының әнисе һәм улының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашырга район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, җитәкчеләр, шепкәлеләр, район халкы күпләп килде.

«Мөхтәрәм Зәй районы, Шепкә авыл җирлеге халкы, хөрмәтле Зөһрә Нурмөхәммәтовна, Эмиль Ниязович, мәрхүмнең туганнары, дуслары! Бүген Каюмов Нияз Радик улын соңгы юлга озатабыз, һәм бөтен район халкы, барлык зәйлеләр сезнең белән бергә авыр хәсрәтегезне уртаклаша. 18 яше тулу белән Нияз Каюмов армиягә китә, 1989-1991 елларда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафында баш корабль старшинасы булып хезмәт итә, быел июнь аенда контракт төзи. Махсус хәрби операция зонасында материаль тәэмин итү ротасының автомобиль взводы машина йөртүчесе була. Кызганычка, сугыш югалтуларсыз булмый. 9 ноябрь көнне рядовой Каюмовның гомере өзелә. Хөрмәтле Зөһрә апа! Барлык зәйлеләр исеменнән тагын бер тапкыр авыр кайгыгызны уртаклашам. Бу авыр кайгыны күтәрергә Аллаһ Сезгә күркәм сабырлыклар бирсен! Улыгыз Нияз турында якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге яшәр. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын! Шундый батыр ул үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә», – диде Разиф Кәримов.

Нияз Каюмовны Югары Шепкә зиратында җирләделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100