Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәй һәм Яшел Үзән районнары хәрби операциядә катнашучыларга төрлечә ярдәм итә

news_top_970_100
Зәй һәм Яшел Үзән районнары хәрби операциядә катнашучыларга төрлечә ярдәм итә

Зәйгә ялга кайткан хәрбиләр: «Җиңү безнең якта булачак»

Зәй районында махсус хәрби операциядәге якташларына ярдәм күрсәтелә. Район башлыгы Разиф Кәримов «Энергетик» мәдәният сараенда махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй егетләре белән дә очрашты.

Район җитәкчесе хәрбиләрнең һәрберсе белән якын итеп күрешеп, аларның хәлләрен сорашты.

Очрашуда егетләр белән бергә үз авыл җирлекләре башлыклары, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, иҗтимагый төркем волонтерлары катнашты.

Сөйләшү махсус хәрби операция барышында һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Очрашуда район башлыгы хәрбиләрне район икътисады белән таныштырып үтте. Чыгышында ул һәр оешма-предприятие, учреждениегә, авыл хуҗалыгы тармагына тукталып, аларның эшчәнлеге, хәрбиләргә ярдәм итү буенча эш белән таныштырды.

«Без сезгә, киткәндә, район икътисадын сакларбыз, дип вәгъдә биргән идек. Бу, чыннан да, шулай. Предприятие-оешмаларыбыз тотрыклы эшләп килә. Без елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлыйбыз. Районда махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. 250 тонна гуманитар йөк, шул исәптән 10 берәмлек автотранспорт, 195 генератор, җылылык җайланмалары һәм насослар, киемнәр һәм башка бик күп әйберләр җибәрелде.

Гаиләләрегезгә ярдәм итү буенча да эш тукталмый. 100дән артык гаиләдән утын белән тәэмин итүгә гариза керде. Сезне туган якта күрүебезгә шатбыз. Җиңү белән исән-сау бөтенләй әйләнеп кайтуыгызны телибез», – диде чыгышында Разиф Галиевич.

Очрашуда чыгыш ясаган башкалар да егетләребезгә: «Сез зәйлеләр өчен үрнәк булып торасыз, Ватаныбыз чикләрен саклап, чиксез батырлык күрсәтәсез», – дип, рәхмәтләрен җиткерделәр.

«Сезнең батырлыгыгыз яшьләребез, балалар өчен үрнәк булып тора. Сезнең арада махсус хәрби операциядә катнашучы иң яшь егетебез дә бар. Шулай сынатмыйча, бердәм булып, ил сагында торуыгыз белән горурланабыз», – диде Айрат Әгъләмҗанов.

Очрашуда шундый кыю, батыр уллар үстергән әниләргә дә рәхмәт белдерелде.

«Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә 7 бала туды. Аларга районнан 100 мең сумлык сертификатлар бирелә.

Теләге булган балаларга муниципаль лагерьларда ял итү буенча чикләүләр юк. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләреннән балалар район һәм республика «Чыршы бәйрәмнәре»ндә катнашачак», – дип, район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Елена Васильева мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә социаль ярдәм чараларын санап чыкты.

Шулай ук очрашуда «Энергетик» мәдәният сарае җырчысы Иван Чебаков, «Теремкәй» бакчасыннан Ева Зарипова егетләрне яңа җиңүләргә рухландырып чыгыш ясадылар.

Зәй егетләренең кәефе күтәренке, алар барысы да: «Һичшиксез, җиңү безнең якта булачак!» – дип белдерде.

«Безгә ярдәм күрсәтүче, терәк булучы һәркемгә рәхмәтлебез. Тылның ныклы булуын тоябыз», – диде ялга кайткан хәрбиләр.

Һәлак булган хәрбинең әнисенә Батырлык орденының таныклыгы бирелде

Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Зәй егете Михаил Музыченконың әнисенә Батырлык орденының таныклыгы тапшырылды. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында язалар.

Михаил Музыченко 10 мартта Луганск һәм Донецк халык республикалары территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Ул «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында эшләде. Узган елның 19 сентябрендә хәрби җыенга алынып, шуннан мобилизация буенча калды.

Надежда Александровнага таныклыкны тапшыру тантанасында Михаилның хезмәттәшләре катнашып, батыр егетне тагын бер мәртәбә аягүрә басып искә алдылар.

Таныклыкны район башлыгы Разиф Кәримов, «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы җитәкчесе Фидаил Хәернасов, «Татнефтедор» АҖ директоры Рөстәм Гарифуллин, хәрби комиссариат вәкиле Рафис Гыймазов тапшырды. Аны Әниләр көне алдыннан тапшыруда аерым мәгънә бар. Бу – ана кешене олылау, батыр ул үстергән өчен хөрмәт билгесе дә.

«Без узган ел октябрь аенда районнан Лисичанскига гуманитар ярдәм озатканда, Михаил, махсус хәрби операция зонасына кузгалыр алдыннан, Зәйгә 1 көнлек ялга кайткан иде. Аның: «Җиңү безнең яктан булачак!» – дип әйткән сүзләре хәзер дә колакта яңгырый. Бу сүзләрне Зәйдә ул беренчеләрдән булып әйтте. Надежда Александровна, рәхмәт сезгә шундый каһарман ул үстергәнегез өчен», – диде Разиф Кәримов, таныклык тапшырганда.

Яшел Үзәннән махсус хәрби операция зонасына 4 яңа УАЗ җибәреләчәк

23 ноябрьдә Яшел Үзән районыннан махсус операция зонасына алгы сызыкка 2 яңа УАЗ автомобиле китте, тагын 2се җибәрергә әзерләнә. «Татар-информ»га муниципаль берәмлек матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, автомобильләрне Яшел Үзән предприятиеләренең берсе биргән, ләкин кайсы оешма булуын тәгаенләнмәде.

Махсус операция хәрбиләренә гуманитар ярдәм Яшел Үзән районында өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә районнан алгы сызыкка 60 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән.

Махсус хәрби операциядә катнашучылардан һәм аларның гаиләләреннән килгән барлык мөрәҗәгатьләр игътибарга алына. Гуманитар ярдәм җыю өчен 8 пункт ачылган. «Хәрби кардәшлек» бүлеге, «Ватан сакчылары» фонды актив эшли.

Яшел Үзәндә, махсус хәрби операция зонасындагыларга ярдәм итү өчен, хәйрия акциясе булды

Яшел Үзән районында, махсус хәрби операция зонасындагыларга ярдәм итү өчен, хәйрия акциясе узды. Зур Ключида «Изгелек ярминкәсе» акциясендә 400 кеше катнашты. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Мәдәният йорты диварларында мәктәп укучылары, «Тыныч күк йөзе телибез» хәрәкәте волонтерлары, авылның һәм якын-тирәдәге торак пунктларның битараф булмаган кешеләре җыелды.

Кунаклар өчен символик бәягә күргәзмә-ярминкә узды. Анда аш-су, фермер продуктлары, көнкүреш әйберләре һ.б. сатылды.

Җыелган акча хәрбиләргә беренче кирәкле ихтыяҗларны сатып алуга китәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100