news_header_bot
Язманы тыңлагыз

ЗАГСта язылышканда, Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллинга йодрык күрсәткән

news_top
ЗАГСта язылышканда, Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллинга йодрык күрсәткән
социаль челтәрләр

Иртәгә Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның күптән көтелгән туй мәҗлесе гөрләячәк. Туйга кадәр яшьләр, барлык документ эшләрен алдан бетереп куярга уйлап, никахларын рәсмиләштерергә ЗАГСка бүген үк барганнар.

Кияү белән кәләш җитди эшләр белән йөргәндә, маҗараларга да юлыкмыйча калмаган. Машиналарын юдырырга кертү сәбәпле, ЗАГСка көчкә-көчкә җитешкәннәр. Алия үзенең сторисларында: «Безне кертерләрме икән?» – дип тә борчылган.

Өлгергәннәр!  Ришатның сеңлесе Айгөлнең сторисларында кияү белән кәләшнең, җан көчләренә чабып, ЗАГСка  кергәннәре күренә. 

Айгөл сторисларына тагын бер кызык видео да урнаштырган.  Докуметларга кул куйган вакытта Ришат, елмаеп, Алиягә нидер әйтә. Алия исә рәхәтләнеп көлә һәм… иренә йодрык күрсәтә.

Кыскасы, Төхвәтуллиннарның гаилә тормышы менә шулай күңелле башланган. Котлыйбыз! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар