Кияүгә чыга башлагач, мине барысы да ир янында ничек тотарга дип өйрәтә башлады. Мин әле яшь – авызны ачып тыңлыйм. Әнинең бер ерак туганы кунакка килде дә сөйли башлады – ир янына биткә маска куйган килеш чыгарга ярамый икән, аякны кырырга, тагын әллә нәрсәләр – гомумән, үзеңне бөтенләй карарга ярамый, матур килеш кенә чыгарга ярый…
Бу киткәч, әни кайткач, моңа сөйлим. Бу әйтә:
– Ә ул үзенең инде 3 тапкыр аерылганын әйттеме?
– Юк… Ә ни өчен аерылды соң ул? – Үземнең күз алдымда шундый күренеш – мескен апа, мөгаен, ире янында аягын кыргандыр инде…
– Юк, ул 3 ире өстеннән дә гуләйт итеп тотылды.
***
Бер кыз сөйләгәннәрдән.
Мин ялгыз яшим. Унитазны алыштырырга сантехник чакырдым. Бер бик кырыс ир килде – ул килүгә үк, мин куркып калдым. Мин – кечкенә генә кыз бала, бу ташланса… Ник ишекне ачканыма үкенеп беттем. Нишләргә белмим, кухняга кереп бикләндем. Бу нәрсәдер маташтырды, бераздан чакыра. Курка-курка гына чыктым. Бәдрәф эчендә тора. Чакыра. Кердем.
– Әзер, әйдә, тикшереп кара! – дип, бәдрәфкә төртеп күрсәтә.
Мин аңа карап катып калдым. Башымда әллә никадәр уй. Бу – бозык кешеме? Нигә ул нәкъ менә шушы әйберне эшләргә куша? Ишекне дә ябарга ярамыймы? Нишләргә?
Мин күпме басып торыр идем икән, белмим: ул, уфтанып, унитазның төймәсенә басты – суның акканын күрсәтте, «1000 сум» диде, әйберләрен җыештырды да чыгып китте.
***
Яшь табиб сөйләгәннәрдән.
Ковид вакытында бер дә йоклап булмады. Көн-төн эш, арыдым. Бер егет килде, зарлана. Фонендоскопны моның күкрәгенә терәдем дә: «Алло?» – дим. Бернинди җавап та булмагач, кычкырып: «Алло!» – дим. Аннары гына башка сукты – оятымнан җир тишегенә керердәй булдым.
***
Әти сөйләгәннәрдән. Ул армиядә хезмәт иткән чакта бер бабай белән сөйләшкән. Болар хатыны белән әллә 60, әллә 70 ел бергә яшәгәннәр икән. Яшь егетләр моңа сорау бирә: «Бабай, ә хатынны ничек дөрес сайларга?»
Бабай сөйли: «Элекке заманда тәртипләр кырысрак – бер кич озатасың икән, зыян юк. Икенче кич шул ук кызны озатасың икән – сүз китә. Өченче тапкыр озатсаң – инде кияү санала башлыйсың, ташлап китсәң – егет түгелсең. Шуңа булачак хатынны бер кичтә үк сайларга кирәк.
Мин армиядән кайттым, бер кызны озата кайтам. Култыклашып барабыз, миңа кыз ошады – хисләнеп сөйләп барам, берни абайламыйм. Сизәм – бу кулын минем кулдан ала. Шалт – шунда юлдагы күлләвеккә бастым. Бу кыз, суга басмас өчен кулын алып, әйләнеп узган икән. Әһә, аңладым. Карыйм – тагын су. Мин инде туры суга барам. Бу кыз янәшә барды да тагын кулын алды, суны узгач, тагын култыклаштык. Икенче кичтә мин башка кыз белән киттем. Мин инде туры суга барам. Бу кыз да, суга басмас өчен, кулын тартып алды.
Өченче кыз белән киттем. Монысы да тыңлап бара. Мин инде туры суга барам. Бу, суны күргәч, миңа ныграк ябышты. Без икәү суның уртасына кереп киттек. Барабыз, барабыз. Махсус тирәнрәк сулыкка таба барам. Бу кыз курыкмады –анысына да бергә кереп киттек.
Менә шул заманнан бирле тигез юлларны да, тирән суларны да бергә үтеп барабыз».
***
Табиб сөйли. Бер әбине китерәләр. Бу нәрсәләр белән авырганын сорый башлый. Әбинең нинди генә чире юк! Сөйли-сөйли, табиб яза-яза арып бетә дә сорап куя:
– Әби, ә сезнең нәрсәгез генә юк соң?
– Тешләрем юк.
***
Стоматолог сөйли. Бер пациент гел соңга кала икән. Моны кисәтәләр – тагын ярты сәгатькә соңга калсагыз, икенче пациентны кабул итәчәкбез. Бу шалтырата – 15 минутка соңга калам, шулай ярыймы?
Моңа җавап бирәләр:
– Ярый, билгеле! Анестезия кулланмаячакбыз, калганы бар да тәртип.
Теге 15 минут алдан килеп утырган, ди.
***
Ялгыз ир фатирына кызлар ташый. Моның фатирыннан көн саен, дөресрәге, төн саен билгеле бер тавышлар ишетелә. Йортта башлыча олылар яши, боларның йоклыйсы бар, яшьләрнең бу кыланмышларын бер дә яратмыйлар – стена төяләр, әмма ир яңа кызларны ташып кына тора. Аптырагач, моңа делегатны – бер бабайны юллыйлар. Бабай турыдан-туры сорау бирә – нигә синең кызларын шулай акыра? Тынычрак булмыймы? Монда олылар, тынычлык кирәк, башкасы…
Ир аңлата – моңа «шәп» хатын кирәк икән. Ә моныңча «шәп» хатын – түшәктә дөнья селкетерлек итеп кычкыра торганы. Шуңа да бу һәркайсын кычкыртып карап сайлый икән. Күршеләр ачуланалар, әмма бераздан моңа кадәр булган кайгылары бик кечкенә булганын аңлыйлар: теге ир стеналар ишелерлек итеп кычкыра торган кыз алып кайта. Көн саен шул хәл хәзер боларның. Болар инде полиция чакырабыз дип торганда, бер көн подъездга яшь егетләр, кызлар кереп тула – ир өйләнә. Әбиләр кара кайгыда – инде хәзер ничек чыдарбыз, егет шул кызга өйләнә!!!
Әбиләрнең кайгылары озак бармый. Тавышлар туктала. Аерылды мәллә, дип аптырашалар. Әмма берзаман «разведка» хәбәр итә – теге кыз ишекне үз ачкычы белән ачып керә, чыгып китә.
Кыз егеткә нәрсә кирәген генә ачыклаган икән, кияүгә чыккач, спектакль уйнауның кирәге калмаган – кычкырмый да башлаган.