news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үз-үзен дәвалап терелмәкче булган ир-атның гомерен табиблар коткарып калган

Үз-үзен дәвалап терелмәкче булган ир-атның гомерен табиблар коткарып калган

news_top
Үз-үзен дәвалап терелмәкче булган ир-атның гомерен табиблар коткарып калган
Сочида табиблар үз-үзен дәвалап соң чиккә җиткергән 33 яшьлек ир-атның гомерен саклап калганнар. Бу хакта Краснодар крае Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. 

Ир-ат, бавырында көчле ялкынсыну белән, Сочиның дүртенче санлы хастаханәсенә китерелгән. Ир-ат бик каты кычынган, тән тиресе сап-сары булган. Белгечләр авыруның йогышлы булмавын ачыклаган. Баксаң, ир-ат, рекламага ышанып, интернеттан биологик актив матдәләр сатып алган булган. Препарат медикаментоз гепатит китереп чыгарган, нәтиҗәдә аның бавыры ялкынсынган. 

Табиблар әйтүенчә, гепатит шулкадәрле тиз барлыкка килгән ки, тагын берничә сәгатьтән ир-ат, бавыры череп, үләргә мөмкин булган.

Пациентка гепатотроп һәм гормональ терапия билгеләгәннәр һәм ике атна хастаханәдә дәвалаганнар. Әмма аңа әле бик озак вакыт амбулатор шартларда дәваланырга туры киләчәк.   

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар