Үз-үзенә бикләнгән баланы ничек “ачарга”?
Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

Психотерапевт Гомәр Зыятдинов: - Иң беренче психитарга күрсәтергә кирәк бу кешене. Шундый авыру бар: кеше үз эченә бикләнә, аңа берни кирәкми, эчке уйлары белән генә яши, беркем белән аралашмый. Анда куркыныч уйлармы, саташулармы – боларны тикшерү өчен психитарга алып барырга кирәк. Иртәрәк дәвалана башлаган саен яхшырак.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.