Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үз-үземә система куеп кына исән калдым» - коронавирустан терелүчеләр киңәшләр бирә

Дөньяда вирус шаукымы йөргәндә башка тема-проблемалар икенчерәк планга күчеп тора. Кайсы гына телеканалны карама, бөтен җирдә бер үк сүз: ковид йоктыручылар һәм шул зәхмәттән үлүчеләр саны арткан.

news_top_970_100
«Үз-үземә система куеп кына исән калдым» - коронавирустан терелүчеләр киңәшләр бирә
Владимир Васильев

Ковидка багышланган төркемнәр белән интернет тулган. Ниндиләре генә юк! Вакцина турында гапләшүчеләре дә, табиблар яза торганнары да бар. Никадәр кеше булса, фикерләр дә шулкадәр төрле. Кешеләр 2-3 хәбәрнең берсендә үзләренең, я туганнарының авырулары турында язалар, киңәш сорыйлар. Халык анда инде бер-берсен дәвалый башлаган дисәк тә һич ялгыш булмас. Шулай итеп, бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар, белгән мәгълүматлары белән бүлешәләр. Кемне, кайда һәм ничек итеп дәвалаганнарын язалар. Анализларын фотога төшереп, ни аңлатканын сорарга курыкмаучылар да бар араларында. Әллә кешеләргә шулкадәр ышаныч зур, әллә инде табибларга ышанмый башлаганнар. Аңламассың. Бик күп кеше әлеге вирус белән очрашкач, үзендә беренче билгеләрен тойгач, нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә дә белми икән.

Шулай булуга да карамастан, кемнәрдер вирусның барлыгына әле һаман да ышанмый, битлек киеп йөрүне дә кире кагучылар җитәрлек.

«Коронавирусның барлыгына башта ышанмаган идем»

Тамада, туйлар, никахлар алып баручысы Чулпан Гарипова да коронавирус барлыгына ышанып бетми башта. Ул үзенең авыруы турында болай сөйләде:

«Ватсапта төрле мәгълүмат йөрде бит. Дөрес, вирус бар ул. Лилия Муллагалиева һәм Гөлүсә Исмәгыйлева авырганчы, мин беркемгә дә ышанмадым. Андый вирус юк дип уйладым. Алар белән сөйләшә торгач, аның бар икәнен белдем. Шулай да куркып йөрмәдем.

Беркөнне мин үзем авырый башладым: температурам 37,4 иде, баш авыртты, гәүдәләр сызлады, ләкин мин йөткермәдем. Салкын тигәндер дип уйладым. Өченче көнгә хәлләрем яхшырып киткән кебек булды. Әниемә авылга дару кайтарырга туры килде. Күчтәнәчләрне генә өйгә керттем дә, алма җыеп, кире киттем. Шунда яңгырга эләгеп, туңдым әзрәк — икенче көнне бөтен гәүдәмне авырлык басты. 2 кг суган турадым, күздән яшь ага, ә исен тоймыйм шуның. Башта ковидтыр дип уйламадым да. Кызлар белән сөйләштем, беренең ире табиб, алар: «Синдә ковид», — дип, антибиотик эчәргә киңәш итте. Тамак кырып йөрисе килә башлады, аяк табанына һәм түшемә борычлы пластырь ябыштырып куйдым. Борын ис тоймый һәм аның эченә нидер тыгып куйган кебек, маңка да юк. Өч көннән соң ирем авырып китте. Аның температурасы 37ләр тирәсендә булды, ул көнне урыныннан да тормады, ятты гына. Көчләп антибиотик эчердем. Безнең ничек шулай катыга китмәгәндер, үзем дә аңламыйм.

Балабыз бер көн авырып алды: ашказаннары әйләнеп чыкканчы, күп итеп косты. Ашказаннарын юдырып бетердем мин аның. Шуннан соң йоклап китте ул, уянганда инде сәламәт иде.

Тестлар биреп йөрмәдек без. Анда барып ни файда соң? Хәлем начар түгел иде.

Инфекциясе бардыр инде аның. Элек юк дия идем шул. Кеше үзен-үзе «мин үләм», дип тә бетерә ала бит. Куркырга кирәкми. Озак кына телевизор караган юк иде. Анда бит яңалыкларда, массакүләм мәгълүмат чараларында бары тик үлү очракларын гына сөйлиләр. Бөтен җирдә негатив. Кеше, мескен, куркып беткәндер. Шуңа күрә позитив моментларны да, ковидтан терелгән очракларны да сөйләргә, күрсәтергә кирәк. Көчле итеп авыруга барып җиткәнче, профилактика чараларын күрү дә файдалы булыр дип уйлыйм.

Узган елны Огулов үзәгендә Германия медицинасы буенча ике курс үткән идем. Аның теориясе буенча, кеше курыккан вакытта үпкәләрдә спазм барлыкка килә һәм ул пневмония барлыкка китерә ала, диделәр. Моны белгәч, миндә алай курку булмады.

Аннары, битлек кенә дә коткарып бетерә алмый, әллә нинди чикләүләр кертсәң дә. Интернетта төрле очраклар турында язалар: гаиләдә берсендә ковид, берсендә юк. Авырмаган кеше эшкә барырга тиеш. Шул кеше башкаларга да тарата, югыйсә. Менә шулай тарала инде ул».

«Ковид дигәч, берәү дә миннән читләшмәде»

Коронавирус синең ышану-ышанмавыңа да карап тормый икән шул. Ул лотерея билеты кебек: кемнекедер ота, кемдер оттыра. Гаиләләрендә берүзләре генә авыручылар да бар. Гүзәл ханым әлеге чирдән ике баласын да, ирен дә коткарып кала алган.

«Башта минем тамак авыртты, аны ангина дип уйладым. Аңа кадәр өч көн тоташ башым авыртып йөрде. Коронавирус дип башыма да кермәде. Температура 39,5кә кадәр менгәч, табиб чакырттым. Тест алдылар, больничный ачтылар. Ковид дигәч, берәү дә курыкмады да, читләшмәде дә. Ничек бар, шулай кабул иттек. Мин өйдә генә яттым. Бер атна, гомумән, хәлем булмады. Бик начар авыру икән: йоклап та булмый хәтта, тик ятасың миңгерәп. Температура күтәрелгәч, тәм һәм ис тоюларым бетте. Авызда ниндидер ят, ачы тәм генә иде. Рентгенга җибәрмәделәр мине.

Ирем дә, балаларым да авырмады, Аллаһка шөкер. Үзем чирләп киткәч үк, аларга вируска каршы дарулар бирдем. Үзем халык медицинасын яратып кулланам. Шуңа күрә мәтрүшкәле сөт, юкә агачы чәчкәләрен, календула һәм суганны төнәтеп эчтем. Чиратлаштырып дүртесен дүрт банкага ясап куя идем дә, берсен җылы килеш эчеп бетергәч, икенчесенә тотына идем. Шулай итеп, мин гел үләннәр эчеп тордым. Табиб язып биргән даруларны да кулландым. Ике бал кашыгы тоз, бер бал кашыгы сода, ике тамчы йод салып, өстенә җылы су агызып, тамакны шуның белән чайкап тордым», — дип сөйләде әле күптән түгел генә терелеп эшкә чыккан Гүзәл.

«Бөтен кешене дә бер үк төрле дәвалыйлар»

Чаллыдан Миләүшә дә күптән түгел авырып алган. «Тик торганнан хәлем китте, ике көн яттым. Әзрәк температурам да булды. Аннары минем аркам яна башлады. Кояшта пешкән кебек иде, бик каты авыртты: ятып та, йоклап та булмады. Авыртуны баса торган дарулар эчә башладым. Коронавирус белән авырган танышларым миңа кичекмәстән табибка барып күренергә киңәш иттеләр, миндә дә шул авыруның билгеләрен таптылар. Аннары түзмәдем, ашыгыч ярдәм машинасын чакырттым. Табиб антибиотиклар язып бирде, тест алдылар. Хәлләрем яхшыргач, табибка үзем бардым, КТ (компьютер томографиясе) үттем. Ике яклы пневмония диагнозы куйдылар. Үпкәләрнең ялкынсынуы 8 % чамасы иде.

Вирусның барлыгына, әлбәттә, аңарчы да ышана идем. Тиешенчә битлек-перчаткадан да йөрдем. Әллә кая барган да юк, эш белән өй арасында гына. Ләкин шуның хәтле тиз йога, көтелмәгән җирдән килеп чыга торган авыру икән дип белми идем. Тиз бара торган процесс бу. Башланганын сизми дә каласың.

Миңа бит ковид дигән диагноз куймадылар, дөресен генә әйткәндә, тестымның нәтиҗәсен дә белмим… Янымдагы әти-әнием дә авырып китте. Әтинең үпкәсе 18 %ка ялкынсынган иде. Бөтенебезне дә бер үк схема буенча дәвалыйлар: антибиотик, вируска каршы һәм канны сыеклата торган дарулар белән. Әти-әниемне табиблар карап та, тыңлап та тормаганнар иде. Тест алганнар да, коронавирустан бирелә торган даруларны язып кына чыгарганнар. Мине, киресенчә, бик яхшылап карады табиблар. Ничек дәваларга кирәген үзләре дә белеп бетерми бугай .

Авыруның башыннан өч атна үтте менә. Тагын бер атнадан соң яңадан КТ үтәргә кирәк булачак. Бу вирус бит канны куерта диләр, шуңа күрә сарымсак эчә башладым мин дә. Хәзер без инде тернәкләнү этабында. Тестны иң башында ук алсалар да, үземнең һәм әтинең тестының нәтиҗәләрен әле белмим. Әнинең ковид түгел дип килде», — диде Миләүшә.

«Ковид — вирус белән бактерия арасында кысылып калган чир»

Башкортстанның бер авылында яшәүче Мәүлия апа ничек итеп үзенең энесен коронавирустан терелтә алуы турында сөйләде: «Белемем буенча мин акушер, 16 ел авылда фельдшер булып та эшләдем. Быел җәй көне ковид белән авырган энемне дәваларга туры килде. Авылдагы фельдшерлар үзләре 65 яшьтән олы, өйләреннән генә ватсап аша авырулар белән сөйләшәләр. Аларга закон буенча өйдән чыгарга ярамады бит.

Июль ае иде ул. Энем әзрәк авырып китте башта. Бетәр әле дип, температуралы килеш диңгезгә ял итәргә китте. Анда 3-4 көн температуралап яткач, Анапада КТ үтте: үпкәсенең 20 %ы зарарланган дип язып җибәрделәр. Ковидлы кеше кайтып килә дип хәбәр итсәк тә, аэропортта каршы алучы булмады, ашыгыч ярдәм машинасы килмәде. Үзебез барып каршы алдык та авылга кайттык.

Энемне өч атна дәваладым. Баш очыннан китмәдем дә диярлек. Бернәрсә дә белмибез бит, сукыр тычкан шикелле, тиешле мәгълүмат юк, аны берәмтекләп җыеп, төрле табиблар белән киңәшләшеп, өйдә системалар белән дәваладым. Шулай итеп исән-сау калдык, Аллаһка шөкер.

Астматик кебек өянәкәре бар иде, менә хәзер бетә башлады инде. Бер айдан соң янә КТ үткәндә 52 %лы, урыны-урыны белән генә калган пневмония дип яздылар.

Ковид — вирус белән бактерия арасында кысылып калган бер нәрсә бит ул. Вирустан зуррак, бактериядән бәләкәйрәк. Үпкәне эчтән кимерә, менә шуны туктатырга кирәк. Үпкә ярты ел эчендә генә яңара, тулысынча тернәкләнеп бетә ала. Энем хәзер эшкә чыкты, авырган вакытта 12-15 килограммга ябыкты, күзләре белән колаклары гына утырып калды.

Судан чыгарып ярга ыргытуга һава җитмәгәнлектән интеккән балык кебек була үпкәсе зарарланган кеше. Үпкәләр зарарланган вакытта кисәк кенә торырга яки ятарга ярамый. Барысын да салмак кына, әкрен генә эшләргә кирәк. Һава җитмәгәндә без болай иттек: әкрен генә мендәрне кочаклап бөкләнеп төшә иде тын алыр өчен. Мондый вакытта эчкә яту җиңеллек бирә. Минераль су эчердек. Стандарт буенча язылган даруларны кулланмадык без.

Энемнең хатыны һәм мин нык көчле антибиотиклар эчеп тордык. Туктатуым булды, сигезенче көнгә үземнең температурам күтәрелде. Өемә кайткач ук ике тапкыр ашыгыч ярдәм машинасы чакырттым. Үземнең коронавирус белән авыручы кеше белән контактта булуымны әйтсәм дә, килмәделәр.

Мин үзем дә тәгәрәп яттым. Сөйләрлек түгел ул, хәлләр бик авыр иде, өянәкләр белән булды ул. Төнге өчләрдә һава җитмәгәндә идәнгә сузылып ята идем, ирем бөтен ишек-тәрәзәләрне ачып куеп чыга идек төннәрен. Ярый үз үземә система куя белә идем.

Сөйләсәң, әкият кебек. Фельдшерыбыз килеп тест алды. Нәтиҗәләрен белер өчен шалтыраткач, аның лабораториягә тапшырылмаганлыгын белдем. Шуннан соң Мәскәүгә кайнар линиягә шалтыраттым… Табиблар килгәндә мин инде аякка баскан идем. Ирем дә минем белән бергә чирләде. Дөрес, ул җиңелрәк кичерде.

Коронавирус ул психикага да нык бәрә икән. Энем депрессиягә бирелеп, бер почмакка гына карап утыра башлаган иде инде. Үзем дә тирән депрессиядән әле чыгып кына киләм.

Ковид вакытында температура 39дан кинәт кенә 35 градуска төшәргә мөмкин, кан басымы да нәкъ шулай ук биеп йөри.

Хәзер ватсаптан сорап язучылар бик күп. Өйдә ятучыларга булышам, ничек дәваланганыбызны сөйлим. Кешене күрәләтә торып үтереп булмый бит, болай да күп китәләр… Бер танышым — лаеклы ялдагы медицина хезмәткәре: «Телефон аша 12 кешене дәвалап ятам», - ди. Кырыйдан гына карап тора алмыйм, ул бит минем намусымда кала», — дип сөйләде Мәүлия апа коронавирус белән көрәшкән мизгелләре турында.

«Хәзер авыруны теләсә кайда эләктереп була»

Башкалабызда яшәүче бу ханым исемен атамауны үтенде, аның авыру тарихын да язам.

«Кызым белән икебез дә бер үк вакытта авырый башладык. 17 октябрь көнне температурабыз күтәрелде, баш, күзләр авыртты, бөтен тәнне авырлык басты. Дүшәмбе көнне табиб чакырттык. Көндез табиб килеп, дарулар язып китте. Ковидка тест язмадылар безгә, үзем дә сорамадым, мәгънәсен күрмим. Аңа карап кына дәвалау тәртибе үзгәрмәячәк бит. Дүртенче көнгә икебезнең дә ис тою сәләте бетте. Уртанчы кызым һәм кечкенә улым, Аллаһка шөкер, сәламәтләр. Инфекцияне таратмау йөзеннән алар да беркая бармый, өйдә утырабыз.

Дарулар коронавирус белән авыручыларныкы кебек. Тик без аларны эчмибез. Гади ОРВИ вакытындагы кебек дәваланабыз: күп итеп су эчәбез һәм температураны төшерә торган дарулар кулланабыз. Ковидтыр дип уйлыйм үзем, ис тоймыйбыз бит.

Авыруны хәзер кая да эләктереп була: үзем эшкә йөрим, кызым институтта, берсе балалар бакчасында, берсе мәктәптә. Кызымның мәктәбендә күп укытучылар авырый, ис тоймаган балалар да дәресләргә йөрүләрен дәвам итәләр», — диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100