Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз йортың ихатасында яулыксыз йөрергә ярыймы? (сорау-җавап)

“Йортыбыз ихатасына кайвакыт яулыксыз чыккалыйм. Кызым мине моның өчен шелтәли, сине чит ир-атлар күрергә мөмкин, ди. Бер хәзрәттән ишеткәнем бар, имеш, ихата ул - хатын-кызның өе, яулыксыз да йөрергә ярый. Бу хак сүзме?” - дип сорый укучыбыз. Сорауга җавапны Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин бирә.

news_top_970_100
Үз йортың ихатасында яулыксыз йөрергә ярыймы? (сорау-җавап)
– Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!Ханымның кызы дөрес әйтә. Мәсәлән, ихатаның коймасы биек булырга мөмкин яки өйләре кырда тору сәбәпле, ул ихатасына чыгып, әгәр дә бер ир-ат та күрми икән аны, йорергә мөмкин. Андый вакытта проблема юк. Чөнки бөтен хикмәт өйдә, ихатада булу түгел, ә ирләр күрмәүдә. Шуңа күрә, әгәр дә, ул ирләр күзеннән имин булса, яулыксыз йөрергә дә була. Ир-атлар күрергә мөмкин икән, андый вакытта өйдә дә яулыксыз йөри алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100