Зәйнәп Фәрхетдиновага «авыл сарыгы» дигәннәр
Зәйнәп Фәрхетдинова үзенең яшьлеген, авылдан чыгып китеп, шәһәргә укырга килгән чорын искә алган. Ул чагында авыл кызына «авыл сарыгы» дигәннәр. «Бу «комплемент»ны гомер онытасым юк!» — ди җырчы.
«Минем кечкенәдән үк, күп кенә авыл балаларыныкы кебектер, мөгаен, шәhәрдә, таш йортта яшәү теләгем зур иде. Авылда, мәктәптән соң бер ел эшләп, шул теләк, Аллага шөкер, чынга ашты: укырга кереп, шәһәрдә тулай торакта яши башладым.
Иркенгә чыктым… Үземә-үзем хуҗа, янәсе… Мин теләгәнчә таш йорт!.. Дөрес, авылдан килгән кызларга, ягъни минем кебек иреккә чыкканнарга күпне күрергә туры килде. Такташ районының «блатной» хулиганнары тулай торакка килеп, бүлмә саен кереп, үзләре әйтмешли, «авыл сарыкларын» эзләп йөриләр иде. Шундый чор иде бу!
Укырга кергәч кенә, «кулёкның» тулай торагы «проходной двор» икәнен аңладым. Без — берничә кыз бергә, шул егетләрдән курыкмыйча, аларга бик каты тора идек, нык булдык. Урыс әйтмешли, ел буе «держали линию фронта». Бер егет белән дә сөйләшмичә, акаеп карап, качып йөрергә туры килде… Ә соңрак без ничектер үз кешеләргә әйләндек.
Эчмәдек, тартмадык, булдыра алганча матур, пөхтә итеп киенергә тырыштык. Кешенең тормышта омтылыш, максаты булырга тиеш. Ул максат булды, Аллага шөкер. Иң мөһиме - ниндидер сәбәпләр аркасында юлыңнан тайпылсаң да, барыбер үзеңне эзлә икән.
…Җәйге каникулдан соң икенче елга укырга килгәч, адиториядә бер егет пәйдә булды. Аның исеме Минзөфәр Билалов иде! Менә шуннан соң озак та үтмәде, аның белән танышкач, максат та, планнар да үзгәреп куймасынмы! Монысы инде тарихның бүтән өлеше…» — дип хатирәләре белән уртаклашкан җырчы.
«Бик матур язылган. Күп егетләр, өйләнер вакытлары җиткәч, нәкъ менә шул авыл «сарыклар”ын эзлиләр. Чөнки алар эш сөючән, акыллырак, затлырак…»
«Күренекле, талантлы кешеләр барысы да авылдан чыккан! Сезгә афәрин диясе генә кала!»
«Авыл сарыгы - ул бик затлы хайван, ите дә, йоны да саф, чисталыгы белән дә… Шәһәрнең дуңгызыннан аермалы буларак»,
«Шундый „авыл сарыклары“ күбрәк булсын иде әле!»
«Зөфәр белән танышып, очрашып киткән вакытларны да искә төшереп бер язырсыз, яме»,
«Рәхмәт, Зәйнәп. Яшьлеккә алып кайттыгыз», — кебек комментарийлар калдырганнар җырчыга инстадуслары.