Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәп Фәрхетдиновага: «Ачуланмагыз, иҗат кешесен сатучы итеп күрәсе килми!»

Бүген иҗат кешеләре сәхнә белән генә көн күрә алмый, күрәсең. Бар да нинди дә булса тармакка кереп киткән, нәрсә белән булса да кәсеп итеп маташа. Җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова да моны ассызыклый. «Ә мин, җырдан кала, башка эш белмим», — дип язган ул инстаграмда һәм борчылган йөзле «смайлик» куйган.

news_top_970_100
 Зәйнәп Фәрхетдиновага: «Ачуланмагыз, иҗат кешесен сатучы итеп күрәсе килми!»
Салават Камалетдинов

«Безнең эстрадада, дөресен генә әйткәндә, бик булган кешеләр җыелган. Кемдер бүләк уйната, айфон, круизга юллама, файдалы продукция сата, машина, бизәнү әйберләре, кием-салым дисеңме… Барысына да өлгерәләр! Болар барысы да бүгенге көндә кирәк! Респект!

Ә мин башка эш белмим. Мин һаман шул җырым белән. Китә алмыйм. Эшемне бик яратам. Ничек бар шулай", — дип язган Зәйнәп Фәрхетдинова ире Зөфәр Билалов белән студиядә (шикелле) төшкән фотосы астына. Сүз уңаеннан, «Ул югалмады”, — дип Зөфәр Билаловның аккаунтына ссылка да калдырган.

«Сәхнә кешесен моңлы дөнья итеп күрергә өйрәнгән. Шулай булып калсын да. Ачуланмагыз, иҗат кешесен сатучы итеп күрәсе килми. Нигәдер, түбәнчелеккә төшкән кебек. Моңнарыгыз белән сез гел өстен. Нык басып, ышанып алга атлаучылар, дип сөенеп калам»,

«Без Сезне җырчы буларак яратабыз. Реклама ясап, коктейль сату — сезнең дәрәҗәдә түгел»,

«Үз эшегезгә тугры булып калу зур хөрмәткә ия»,

«Вак-төяккә вакытыгызны сарыф итмәгез. Сез дөрес юлда», — дип хуплаганнар җырчыны инстадуслары.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100