news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәйнәп Фәрхетдинова “Тәрәзәңә ай килер” җырын башкара

Зәйнәп Фәрхетдинова “Тәрәзәңә ай килер” җырын башкара.

news_top
Зәйнәп Фәрхетдинова “Тәрәзәңә ай килер” җырын башкара

"Тәрәзәңә ай килер"
Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Зөфәр Хәйретдинов көе


Хатлар көтмә, хат язалмам,
Ятлар кулына керер.
Минем хат булып кичләрен
Тәрәзәңә ай килер.

Күрсәң айның яңа туган,
Сызылып киткән .чакларын.
Ул булыр минем өзелеп,
Сине көткән чакларым.

Тәрәзәңә ай караса,
Уйла — миннән хәбәр ул.
Мин булып иркәләр, назлар
Сине таңга кадәр ул.

Күрсәң айның яңа туган,
Сызылып киткән чакларын.
Ул булыр минем өзелеп,
Сине көткән чакларым.

Хатлар көтмә, хат язалмам,
Ятлар кулына керер.
Минем хат булып кичләрен
Тәрәзәңә ай килер.

Күрсәң айның яңа туган,
Сызылып киткән чакларын.
Ул булыр минем өзелеп,
Сине көткән чакларым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар