Зәйнәп Фәрхетдинова дискотека оештырмакчы?
Җырчы күңеле белән, чынлап та, унсигездә бугай. Әнә, аның биисе, дискәтүк оештырасы килә башлаган...

«Үтереп биисе килә, дискотека оештырырга булыр, ахры. «Кому за 50» дип! Яшь үзенекен итә, бик селкенеп булмаса да, әллә җыелып бер күңел ачып алабызмы соң?
Кемнәр минем белән? Киләсезме?» — дип сораган Зәйнәп Фәрхетдинова инстаграмда һәм кайчандыр биеп яткан видеосын урнаштырган.
Инстадуслары җырчыны бертавыштан хуплаган. Бактың исә, халыкның да рәхәтләнеп бер ял итәсе килә икән.
«Ясасагыз, „35+“ ясагыз әле, зинһар. Минем дә барасым килә»,
«Әйе, яхшы идея!»
«Сез әле егерме яшьлекләрне бәреп егарлык. Япь-яшь, күз тимәсен»,
«Оештырсагыз шәп булыр иде. Селкенә алганда, тыпырчынып калыйк»,
«Миңа 76 инде. Чакырсагыз, мин дә килеп бер биеп китәрмен»,
«О-о! Әйдәгез, кайчан, кайда?» — дип язганнар.
Бер инстачы гына Зәйнәпнең бу «кыланыш”ын килештереп бетермәгән. «Әзрәк тыйнаграк бул әле, Зәйнәп!» — дип язып калдырган.