Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинованы ябыгуда тәнкыйтьлиләр: «Сезнең яшьтәге кешегә килешеп бетми»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова «Яңа татар җыры»нда төшкән фотосын инстаграм битенә куйган. Тамашачылар Зәйнәпнең сизелерлек дәрәҗәдә ябыкканын күреп алган.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинованы ябыгуда тәнкыйтьлиләр: «Сезнең яшьтәге кешегә килешеп бетми»
Рамил Гали

Пирамидада «Яңа татар җыры» бара. Бүгенге концертта танылган, яшь авторларыбызның иҗат җимешләре Татарстан, Башкортстанның күп кенә талантлы җырчылары башкаруында яңгырый. Яңа яңгыраш, бизәлеш, биюләр, сәхнә уты белән бизәлгән зур көч куелган искиткеч концерт, — дигән җырчы.

Инстачылар бик игътибарлы булып чыккан: «Сөбханаллаһ, бигрәк каты ябыккансыз. Сезнең яшьтәге кешегә бик үк килешеп бетми. Бу минем фикер генә», — дип язган берсе. Җырчы: «Фотографка + бишле!» — дип җавап биргән.

«Бик матурсың, ябыккансың», «миңа хәзерге Зәйнәп бик ошый», «Зәйнәп Зәйнәп инде ул. Үзе чибәр, матур җырлый, халык ярата. Сәхнәдә балкы, яраткан җырчыбыз», «бу чибәрлекне кайсы кибеттә саталар соң?» — дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100