Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинованы «фотошоп белән ябыккан» дип уйлаганнар

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова матур фотосын урнаштырган.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинованы «фотошоп белән ябыккан» дип уйлаганнар
Салават Камалетдинов

«Болгар» радиосында туры эфирда сөйләштек, җырладым. Бик күңелле булды, рәхмәт! Кичә «Колак» уенында да күңелле итеп аралашып алган идек, анда җыр булмаса да, Дилбәрнең әзерләгән сорауларына җавап бирү, тапкырлык сорала. Җиңүче булдым, ура! Чәршәмбе үземнең Инстаграм битемдә туры эфирга чыгам! Җырлыйбыз! Бу юлы барысы да яхшы булыр дигән өметтә калам! Язлар барыбызга да бәхет алып килсен!» — дип язган җырчы.

Инстачылар җырчыны танымаганнар.

«Абау, мин сезне танымадым, бигрәк ябыккансыз», «Вәт, фотошопны шәп эшлисез, бер фотода 90 кг, икенчесендә — 50 кг», «Дөрес, бер карыйсың таза, бер карыйсың - 50, әйтсәң яратмыйлар әле. Фотошоп белән үзгәртәләр, әллә безне юләр дип беләләр», — дип язган алар.

«Уңышлы ракурс, фотошоп юк», — дип җавап кайтарган Зәйнәб Фәрхетдинова.

Башкалары исә, җырчының тагын да яшәреп китүенә сөенгәннәр.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Болгар радиосында @bolgarradiosi @rustemgayzullin белән туры эфирда сөйләштек,җырладым?Бик куңелле булды?рәхмәт! Кичә «Колак» уенында @dilbar_faiz белән дә куңелле итеп аралашып алган идек,анда җыр булмаса да,Дилбәрнең әзерләгән сорауларына җавап биру,тапкырлыкны сорады??Җиңуче булдым,урра?? Чәршәмбе,среда 22 апрельдә сәг.18.00 уземнең инстаграм аккаунтыннан туры эфирга чыгам,Аллабирса!!! Җырлыйбыз! Бу юлы барсы да яхшы булыр дип ышанып калам?? #турыэфир22апрель

Публикация от ЗАЙНАБ▐ ФАРХЕТДИНОВА (@zaynabfarhetdinova)

 «Афәрин, Зәйнәб ханым, үзегезне карап торасыз, соңгы вакытта бик чибәрләнеп, яшәреп киттегез», «Бик матур», «Карап кына торасы килә бу сурәтегезгә», «Үзизоляция сезнең тышкы кыяфәттә һәм эчке дөньягызда чагылыш тапмаган. Афәрин, бик чибәр, актив, позитив сез!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100