Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова Яңа ел пилмәнен сәхнә күлмәген киеп ясаган

Җырчы эстафетаны Ләйсән Гыймаевага тапшыра.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова Яңа ел пилмәнен сәхнә күлмәген киеп ясаган
Салават Камалетдинов

Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова ире Зөфәр Билалов белән Яңа ел табынына пилмән ясаган видеоларын инстаграмга урнаштырган. Җырчы пилмәнне сәхнә күлмәгеннән, перчатка киеп әзерләгән. 

Иҗади гаилә барлык инстачыларны Яңа ел белән тәбрик итә. Яңа ел бәхетләр, саулыклар гына алып, төкле аягы белән килсен. Яңа ел табынына пилмәнне концерт күлмәгеннән әзерлибез, дигән эстафетаны Ләйсән Гыймаевага тапшырам», — ди Зәйнәб Фәрхетдинова. 

Инстачылар җырчының яулык һәм алъяпкыч кимичә аш-су тирәсендә йөрүен ошатмаган. 

«Яулык белән алъяпкыч та бәйләсәң иде», «Халык артисткасының башында яулык булса, түше ябык күлмәк кисә, бик матур булыр иде. Сез бит халыкны, тамашачыны тәрбияләүчеләр. Аш янында без — хатын-кызлар яулыктан булырга тиеш», «Ялан баш, перчатка белән ясап булмый бит», — дип яза алар. 

«Шул яулыкны бер яратмыйм, теләсә нәрсә әйтсеннәр. Үзебезнеке үзебезгә ярый, шулай бит, Зәйнәб?», «Булдырасың, Зәйнәб, чәйнәүчеләр булды һәм булачак. Хәмдүнә апа әйткәндәй, чәйнәп карадылар — йота алмадылар», — дип яклаган кайберәүләре. 

«Әйтерсең пилмән заводында эшли. Куллары шәп ясый», — дип Зөфәр Билаловны мактаучылар да булган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100