news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова виртуаль дусларына лимон ашарга куша

Җырчы виртуаль дусларының хәлен белешкән.

news_top
Зәйнәб Фәрхетдинова виртуаль дусларына лимон ашарга куша
https://www.instagram.com/zaynabfarhetdinova/

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова матур фотосын куйган. Фото янына: «Ни хәлләрдә сез? Ишеттегезме? Лимон ашарга кирәк, файдасы күп», - дип язган ул.

Инстачылар җырчының матурлыгын ишарәләгән смайликлар тезгән һәм сәламәтлек теләгән: «Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем! Авырмыйча үтсен язларың», «Лимонга өстәп, С витамины да (кара карлыган һәм син яраткан кура җиләге) бик кирәк. Зәйнәб, матурым, сакланганны саклармын, дигән Раббыбыз. Авырмыйк, бирешмик!», «Сез матур», «Лимон ябыктыра», - дип комментарийлар калдырганнар.

«Кемгә ярый, кемгә ярамый инде ул лимон», - дип язып калдырган лимон ашый алмаучы.

«Әйтәм чәчең сарыланган, лимон ашыйсың икән», - дип шаярткан бер тамашачы.

«Зөфәр ничек?» - дип җырчының иренең хәлен белешкән берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар