Зәйнәб Фәрхетдинова туган ил турында рус телендә җыр яздырган
Тамашачылар җырчының бу адымын хуплаган.
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова рус телендә җыр яздырган. Ул җырны улы АкБулат белән яздырган.
Туган илгә багышланган җырның сүзләрен Оксана Фәхриева, ә көен Лиана Йосыпова иҗат иткән.
«Дөрес, төрле телләрдә җырларга тырышырга кирәк», «Русча да бик матур җырлыйсыз», «Супер», «София Ротару дип торам, үзебезнең Зәйнәбебез икән», «Талант», «Супер», дип канатландырган җырчыны тамашачысы.