Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова тамашачыларына: «Сүкмәгез әле, минем дә акыллы булып яшисем килә»

Татарстанның халык артисты матур видео куйган.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова тамашачыларына: «Сүкмәгез әле, минем дә акыллы булып яшисем килә»
Салават Камалетдинов

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова «Язмышыңнан зарланма» җыры видеосын куйган. Тамашачыларына, виртуаль дусларына озын пост та багышлаган.

«Барысына да тормыштан, кешеләрдән өйрәнәм, әйләнә-тирәдәге хәлләргә бәя биреп яшим. Сүкмәгез әле, минем дә акыллы булып яшисем килә.

Модный стилист, блогер да, журналист, җитәкче булып та түгел, гади җырчы булып сезнең күңелләрдә урын алдым. Тотасыз да, кем беләндер чагыштырып, кеше урынына атлыгалар дип язасыз! Алай түгел!

Эзләнү - ул үз өстеңдә эшләү, яхшылыкка, югары нәтиҗәгә ирешү! Гаепләмәгез!

Кычкырып сөйләп утырмасам да, ышанып, эшемне яратып кабул итүчеләргә, киңәш сораучыларга ярдәм итәм.

Җырларымны көтеп, тормышымдагы яңалыкларымны карап торган һәрберегезгә рәхмәт! Без бу тормышта бәхетле булып, үз урыныбызны табып яшәргә тиеш. Барыбыз да шул бәхет җимешенең кайда ятуын эзлибез. Кеше гомер буе бәхетен эзли, ә ул бәхет безнең аяк астында, күрә белергә кирәк шул, шунысы авыр.

Һәрбер җан үз дөньясы, үз көне, үз көе белән яши. Язмышыңнан зарланма!» — дип язган ул.

Бу юлы комментарийларны җырчының үзен һәм иҗатын яратучылар гына язган.

«Бик дөрес сүзләр, Зәйнәб. Беркем дә беркемне кабатлый алмый. Һәркем дөрес! Кешеләрне, тормышны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк! Без сине тирән эчтәлекле җырларың өчен генә түгел, йолдыз чире йокмаган Кеше булганың өчен яратабыз, исән-сау бул»;

«Сез моң алиһәсе инде»;

«Сез - безнең моңлы сандугачыбыз. Моң чишмәгез беркайчан да саекмасын»;

«Сезне бер кеше белән дә чагыштырып булмый, тере тавышка җырлаучылар шундый сирәк хәзер»;

«Беркем белән дә чагыштырып булмый, бик талантлы җырчы»;

«Зәйнәб! Син — берәү. Син — үзең! Мин Синең сәхнәгә килеп чыккан көннәреңнән үк тиңдәшсез икәнеңне аңладым»;

«Кая инде Зәйнәб берәүнең күчермәсе була алсын? Кем әйтә аны?! Кайсы юләр «акыллысы» ул? Зәйнәб үзе дә кабатламый, үзе дә кабатланмас!» — дип комментарийлар калдырган алар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Барысына да тормыштан,кешеләрдән өйрәнәм,әйләнә-тирәдәге нормаль обстановкадан чыгып?бәя биреп яшим.Сукмәгез әле,минем дә әй акыллы булып яшисем килә)) Модный стилист,блогер да,җурналист,җитәкче булып та тугел,әйе,гади җырчы булып сезнең куңелләрдә урын алдым! Тотасыз да,кем беләндер чагыштырып,кеше урынына атлыгалар дип язасыз!Алай тугел! Эзләну ул:уз остеңдә эшләу,яхшылыкка,югары нәтиҗәгә ирешу! Гаепләмәгез! Әйтәсе килгән сузләрем куп,сөйләп тә бетерәсем килми)) Сөйләп бетерә алмам,мин оратор тугел,шулай бит?!? Кычкырып сөйләп утырмасам да,ышанып,эшемне яратып кабул итучеләргә килеп киңәш сораучыларга,ярдәм итәм! Җырларымны көтеп,тормышымдагы яңалыкларымны карап торган хәрберегезгә рәхмәт!? Без бу тормышта бәхетле булып,уз урыныбызны табып яшәргә тиеш!Барыбыз да шул бәхет җимешенең кайда ятуын эзлибез!☝️ Кеше гомер буе бәхетен эзли,ә ул Бәхет безнең аяк астында,курә белергә кирәк шул,шунысы авыр. Хәрбер җан уз дөньясы,уз көне,уз көе белән яши! Язмышыңнан зарланма! Хәерле яллар телим? #татарчажырлар #безбергэ #халыкчан #җыр #песнягода

Публикация от ЗАЙНАБ▐ ФАРХЕТДИНОВА (@zaynabfarhetdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100