Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова пластик операция ясатканмы? — Халык артисты белән «Гадел әңгәмә»

«Кеше күз алдында булган кешеләргә алтмышлардан соң, бәлки, кирәктер ул, ләкин үзем андый карашта түгел», — диде җырчы.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова пластик операция ясатканмы? — Халык артисты белән «Гадел әңгәмә»
Рамил Гали

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова «Гадел әңгәмә» тапшыруында катнашты. Яңа чыгарылышта ул пластик операцияләр ясату турындагы сорауга нокта куйды.

«Пластик операцияләр ясатканым юк. Нинди пластик операция ясатыйм инде? Бөтенесе урынында», — диде ул алып баручы Гадел Әхмәтҗановның соравына җавап итеп.

Мондый операция турында Зәйнәб Фәрхетдинованың табиблар белән киңәшләшкәне булган. «Табиблар белән киңәшләшкәнем бар. Иртәрәктер. Сәхнәдә йөргән, телевидениедә, кеше күз алдында булган кешеләргә алтмышлардан соң, бәлки, кирәктер ул. Ләкин үзем андый карашта түгел», — дип өстәде җырчы.

«Беренчедән, мин куркам. Ул бер дә җиңел әйбер түгел бит. Тәвәккәлләп, курыкмыйча тотынган кешегә Аллаһ ярдәм бирсен. Афәрин, дип әйтәсе килә. Курыкмыйча тотынырга кирәк бит әле аңа», — диде Татарстанның халык артисты.

  • Зәйнәб Фәрхетдинова белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100