Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Мин җырлыйм, сәхнәне су баса башлады»

Җырчы инстачыларга төшен сөйләгән.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Мин җырлыйм, сәхнәне су баса башлады»
Салават Камалетдинов

«Мин сәхнәдә җырлыйм. Шунда су баса башлады. Көчле музыка. Баскычтан менә-менә хәл бетте. Әй, тырышам, халык төш инде, тотынырга баскычның кырлары юк бит, дип кычкыра, туктатмакчы була, кул чабалар. Яныма йөгерешеп килә башладылар, кулларын сузып нидер аңлаталар. Мине кызганалар кебек, егылмаса ярый инде дип куркалар… Үзем шуны аңлыйм. Халыкка кулым беләм ишарәләп борчылмагыз, дип күрсәтәм.

Җырны да җырлыйм, нигәдер ишетмиләр кебек, тавыш чыкмый, кычкырам. Туфли үкчәсе түгел ул, минем аякта пружина беркетелгән дип аңлатып та карыйм. Минем бу туфли застрахованный бит, дип уйлыйм. Аңлатмакчы булам. Яшерелгән бер кнопкасы бар аның, дим… Юк инде, ишетмиләр.

Түбәдә калай шалтыраган-дөбердәгән тавыштан куркып уянып киттем… Төш икән! Түбәдәге ишекнең биге ычкынган да, шул бәреп утыра икән», — дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең Инстаграм сәхифәсендә.

«Баскычтан менгәч, яңа үрләр яуларсыз», — дип юраган бер инстачы. «Тавык төшенә — тары, диләр, син төшеңдә дә сәхнәдә», — дип язган бер ханым


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100