Зәйнәб Фәрхетдинова киенүен тәнкыйтьләүчеләргә җавап биргән
«Заманында туганнардан калган бюстгальтерларны күп киеп йөрергә туры килде», — ди җырчы.
Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова инстаграмда киенүен тәнкыйтьләүчеләргә җавап язган. «Бәйләнмәгез инде шул киемгә. Киенеп йөрим бит, шәрә түгел. Ни булган? Бөтен кеше ялтыравыклы, я булмаса гәүдәсенә сыланып тора торган күлмәк кияргә тиешме? Гомергә аңламадым шул нәрсәне.
Кечкенә чакта әни миңа беретка кидерә иде. Беләсезме, миңа ошап калды шул. Үсеп, буйга җиткәч тә, бәйләнгән башлыкны кыек итеп киеп куя торган идем.
Бар иде заманалар! Туган-тумачадан калган бюстгальтерларны күп киеп йөрергә туры килде. Аларын тегә белүче сирәк, сатуда беркайда табып булмый иде, хәтерегездәме?
Киенергә шулай өйрәндем. Хәер, хәзерге вакытта да нәрсә ошый, нәрсәгә сыям, нәрсә уңайлы — шуны, арзан булса да, алам. Сез дә шулай киенмисезмени?» — дип сорый ул инстачылардан.
Җырчы белән килешүчеләр бик күп булган. «Дөрес әйтәсез, туган-тумачадан калган кием киеп үстек. Гаиләдә төпчек бала идем, әнидән яңа киемгә акча сорамадым. Акчасы да юк иде аның колхозчыда. Күлмәкләрне әни тегеп кидерә иде. Яңа киемне шәһәргә килгәч кенә ала башладым», «Бәләкәй чакта акча юк, ә матур киенәсе килә иде. Әнкәй яңа киеп алып бирсә, ул шатлыкның чиге юк иде. Аны да бит елга бер генә ала. Иң кечкенәсе булгач, апалардан калганын кидек», — дип яза инстачылар.
Бер төркем инстачылар Зәйнәб Фәрхетдиновага нәрсә кисә дә килешә дип саный, аның образларын ошатмаучыларга җырчының инстабитен карамаска киңәш итә. «Тагын кемгә нәрсә ошамаган инде. Үзең дә, кигән киемнәрең дә бик килешле. Усал җаннар күп булыр, игътибар итмә», «Сөйкемле, зәвыклы, талантлы ханымга капчык кидерсәң дә матур күренә. Син — республиканың йөзек кашы. Сине ничек бар — шулай яратабыз. Син — сәхнәдә үз-үзеңне тотышың, Ходай биргән матурлыгың белән күп артистларга үрнәк,», «Зәйнәб ханым, сез безнең иң кыйммәтле йолдызыбыз. Сезне без гел матур киемнәрдән күрергә телибез. Зөфәр абый мондый хәзинәне матур киендерергә тырышсың инде», — дип комментарийлар калдырган алар.