Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Күпме сүгәргә була инде мине?!»

Җырчы үзенең стилен тәнкыйть итүчеләргә мөрәҗәгать итеп, ярдәм сораган.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Күпме сүгәргә була инде мине?!»
Рамил Гали

«Хөрмәтлеләрем, күпме сүгәргә була инде мине?!» Киенергә ярдәм итегез әле. Бармы арагызда стилистлар! Мин әзер. Яңа елдан яңа программама нәкъ сез күрергә теләгәнчә киенермен, языгыз, сездән киңәшләр көтәм!» — дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова. Фотодан күренгәнчә, ул дөрестән дә киемен алыштырырга әзер - душтан гына чыккан чагы.

Моңа кадәр җырчыны тәнкыйтьләгән кешеләр дә гаҗәпләнеп калган булса кирәк, киңәш бирүчеләр күренми.

«Бәрәкалла».

«Нәрсәгә кеше сүзенә карарга, үзегезгә ничек ошый, шулай киенегез».

«Бик матур утырасыз әле монда. Акча булганда, стилист табу зур проблема түгелдер. Ә менә үзен җырчыга санап йөрүче күпләрдә Зәйнәб Фәрхетиднова тавышы булмау анысы башка тема. Күпләр матур киенеп чыга сәхнәгә, өч тиенлек тавышлары юк. Иң мөһиме — җырлагыз сез.»

«Ииии. киемдәмени эш. Сездә беркемдә дә юк моң һәм Ходңай биргән тавыш».

«Тәнкыйтьләргә кем ярата көзгедән карасыннар».

«Сәфәровага, „Мин“ тапшыруына барыгыз».

«Кеше өйрәтеп торганчы башта үзең Сафарова тапшыруына барып кара.Аннары гына кешегә әйтергә ярыймы юкмы дип уйларга кирәк. Зәйнәп анда бармасада чибәрлеге дә киемедә НОРМАЛЬ».

«Бик тә килешле киенә. Табигый чибәрлегенә күңел матурлыгы да өстәлгән!»

«Сез татар эстрадасындагы бердәнбер стильле җырчы».

«Бу халаттан, бу фотода бигрәк килешә».

«Бу чалмада да матур!»

Киңәш бирүчеләр аз:

«Яшь күренәм дип яшьләрчә киенмәгез».

«Күкрәкләре бик ачык булмаган күлмәкләрдән күрәсебез килә».

«Сезгә классика килешә».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100