Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова Элвин Грейга: «Борчылма, су болгана да бер тына ул»

Зәйнәб Фәрхетдинова Элвин Грей белән аралашкан. Яшь җырчының соңгы вакыйгалар сәбәпле нык борчылуын яза ул.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова Элвин Грейга: «Борчылма, су болгана да бер тына ул»
Салават Камалетдинов

«Элвинга: «Син өйләнгәч бераз олыгаеп киткән кебек?!» — дип әйттем.

«Хатыннан да уңдым, Аллаһка шөкер. Әллә нинди ялалар тагып, күңелне борчыйлар, Зәйнәб апа. Шуңа эч поша! Мин бит матурлык, тигезлек өчен үзем. Бер кешегә дә авырлык килүен теләмәдем», — дип җавап бирде ул.

«Әйе шул, күңелең матур синең, тавышыңда, күзләреңдә күренә ул!

Җырчы, композитор Гүзәлияне котларга килгәч очраштык, сөйләшеп алдык.

Кешеләрнең дә язда хисләре ташыган чагы, табигатьтә йомычканың йомычкага менгән чагы… Бар кеше мәхәббәт, аралашу, наз көтә! Концертта бер аралашып алгач, эмоцияләр тигезләнә, без шулай яшибез бит инде. Эмоциясез артист - артистмыни ул?! Азактан баш авыртачагын уйламыйбыз!

Ярый, борчылма, су болгана да бер тына ул!

Бердәмлек - тигезлекнең нигезе! Кемнең җыры әле ул?» — дип язган җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова.

«Дуэт җырлап җибәрегез инде», — дип тәкъдим иткән инстачылар.

«Берсе белән дә дуэт башкарырга җыенмыйм! Зәйнәб+Зөфәр җитеп торыр», — дип җавап кайтарган җырчы.

«Зәйнәб ханым, сез гадел кеше икән! Афәрин», «Зәйнәб, аптырадым әле сиңа», «Саграк булыгыз аның белән», «Нинди яшь пар икән дип торам», «Радик дуэт җырлаган кешесенә әшәкелек эшли бит ул, берүк аның белән дуэт җырламагыз», — дип язучылар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100