news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәйдә мәктәптән кайтып барган баланы көчләгән кешене тотканнар

Зәйдә ир-ат 12 яшьлек кызга һөҗүм иткән, баланы өенә алып кереп, сексуаль характердагы гамәлләр кылган.

news_top
Зәйдә мәктәптән кайтып барган баланы көчләгән кешене тотканнар

Бу кеше элек Чаллыда яшәгән, дип хәбәр иткән“Татар-информ” агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Балигъ булмаган укучыны көчләүдә шикләнелеп тоткарланган 31 яшьлек ир-ат күптән түгел Чаллыдан Зәйгә күчкән булган.

Җинаять 12 апрельдә кич кылынган. 12 яшьлек кыз бала өенә кайтып барганда, бу кеше аңа һөҗүм иткән. Баланы үз өенә алып кергән һәм сексуаль характердагы гамәлләр кылган.

Икенче көнне аны тоткарланганнар. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Хәзер кулга алынган һәм 13 июньгә кадәр тикшерү изоляторына ябылган.

Элек бу ир-ат алты тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Татарстанда мәктәптән кайтучы кечкенә кызны көчләгән җинаятьчене эзлиләр, дип хәбәр иткән идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар