news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәйдә кибеттә хатынына пычак кадаган ирне урманнан эзләп таптылар

Кичә элеккеге хатынына һөҗүм иткән кешене бүген тоткарладылар.

news_top
Зәйдә кибеттә хатынына пычак кадаган ирне урманнан эзләп таптылар

Зәй шәһәрендә урнашкан кибетләрнең берсендә элеккеге хатынына һөҗүм иткән ир-атны урманнан тапканнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Җинаятьче ир-ат кибеттә касса янында торган хатынның аркасына кимендә ун тапкыр пычак белән кадый һәм чыгып кача. Ул машинага утырып китә. Шундук аны эзли башлыйлар. Берничә эзләү төркеме оештырыла, план-перехват игълан ителә.

Ир-атның машинасын шәһәр читендә табалар. Ул машинасын биек үлән арасына яшергән, ачкычларын ыргыткан, үзе урманга киткән. Эзләүчеләр урман полосасында бер кешене күреп ала. Аның артыннан бинокльдән карап торалар. Бу — җинаятьче булырга мөмкин дип фаразлап, полиция хезмәткәрләре әлеге участокны тикшерә. Анда хатынына һөҗүм итүдә шикләнелүче ир-атны табып алалар.

Шулай итеп җинаятьчене Зәйдән Әлмәт ягына таба 25 километр ераклыкта табалар. Хәзерге вакытта аны Зәй полициясенә алып киткәннәр, аннары тикшерүчеләргә тапшырачаклар.

Моңа кадәр «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу кеше хатынның элеккеге ире. Хатын берникадәр вакыт алдарак ирен көчләүдә гаепләп, полициягә гариза язган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар