Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйдә кибеттә элеккеге хатынына пычак белән ташланган ирне эзлиләр

Күзәтү камерасы төшереп алган видеода коточкыч кадрлар сурәтләнгән.

news_top_970_100

Зәй шәһәрендә урнашкан бер кибеттәге хатын-кызга бер ир-ат пычак белән ташлана. Ул хатынны яралый һәм чыгып кача. Шәһәрдә план-перехват игълан ителгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Күзәтү камерасы төшереп алган видеодагы коточкыч кадрларда кибет бинасына бер ир-ат килеп керү күренә. Ул касса янында басып торган хатынга ташлана һәм берничә тапкыр хатынның аркасына, иңбашына һәм ян-ягына пычак кадый.

Агентлыкка Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иткәнчә, җинаятьче — 47 яшьлек ир-ат. Ул яраланган 44 яшьлек хатынның элеккеге ире. Ир белән хатын талашкан, шуннан соң ир хатыннан үч алырга карар кылган.

Зәйдәге барлык хокук саклау органы структуралары җинаятьчене эзли. 

Имгәнгән хатын хастаханәдә ята.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100