Зәйдәге һәлакәттәге автобус йөртүчесен нинди җәза көтә?
Бүген Зәй судында былтыр июльдә Зәйдә һәлакәткә очрап, 14 кеше үлгән автобусның йөртүчесенә хөкем карары чыгардылар.
Коточкыч авария 2 июьлгә каршы төндә Яр Чаллы-Әлмәт юлында килеп чыкты. Пассажир автобусы “Камаз” сөйрәп бара торган ”Ман” белән бәрелеште. Бәрелгәннән соң, автобуска ут капты. Нәтиҗәдә 14 кеше һәлак булды.
Суд автобус йөртүчесе Александр Ижмуковны дүрт ел ярымга ирегеннән мәхрүм итеп колония-поселениега озатты,дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгы.
Шуннан соң өч ел дәвамында аның машина йөртергә хокукы булмаячак.