Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйдәге көрәшчеләр сугышы турында: "Бу - рабочий момент. Булды, бетте. Нормаль күренеш".

Бүген Зәйдә билбау көрәше буенча Россия беренчелеге өчен чемпионат башланды. Көрәшчеләр арасында низаг чыгып, сугыша башладылар. Көрәшчеләр әйтүенчә, билбау һәм көрәш тарихы бәйгеләрендә бу дәрәҗәдә сугышулар моңарчы күзәтелмәгән. "Интертат" бу конфликтның ни сәбәпле килеп чыкканлыгын ачыкларга тырышты.

news_top_970_100
Зәйдәге көрәшчеләр сугышы турында: "Бу - рабочий момент. Булды, бетте. Нормаль күренеш".
Россия беренчелеге буенча билбау көрәше чемпионаты Зәйдә кичә башланды. Конфликт бүген, 5 октябрьдә, 17.30 сәгать тирәсендә булган. Видеода кемнәр сугышканы күренми һәм көрәшчеләрнең ни өчен сугыша башлаганнарын да әлегә ачыклап булмады. Әмма бер төркем көрәшчеләрнең сугышканы, аларны аерганнары һәм бер егетнең аяктан егылганы күренә. Социаль челтәрләрдә көрәшчеләрнең карачәй һәм калмык милләтеннән булулары хакында язалар. 

   

Бәйгенең судьясы Азат Әхәтов, конфликт турында сорау биргәч, телефонын куйды һәм бүтән җавап бирмәде. Зәйдәге көрәш бәйгесендә катнашкан көрәшче Радик Сәлахов сугыш чыккканын раслады. "Мин сугыш чыккан урыннан еракта идем. Әлегә берни дә әйтә алмыйм", - диде ул. Радик әйтүенчә, аягыннан егылган егетне хастаханәгә алып китмәгәннәр, җитди тән җәрәхәтләре алучылар юк. Зәйдәге көрәш бәйгесен оештыручы, тренер Рәкыйп Фәйзуллин да конфликт булуын раслады. 

- Нигә мин бу конфликтны аңлатырга тиеш?
- Булган, беткән! 
- Мондый хәл булганы юк иде бит әле.
- Гел булып тора. Сез генә күрмисез! 
- Тән җәрәхәтләре алучылар бармы?
- Все нормально. Бөтен әйбер идеально!
- Ашыгыч ярдәм чакыртылдымы? Бер егет егылып ята иде.
- Юк. Егылып түгел. Ул приемнан соң егылды.
- Нәтиҗәләрдән канәгать түгел идеме алар.
- Бу - рабочий момент. Булды, бетте. Нормаль күренеш. Барысы да матур. Ике егетне дә көрәшләрдән төшереп калдырдык. 

Рәкыйп Фәйзуллин егетләрнең исемнәрен әйтүдән баш тартты. "Килеп карагыз", - диде ул. Безнең әлегә барып карау мөмкинлеге юк, шуңа күрә видеороликны гына тәкъдим итәбез. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, сугышны чыгарган ике көрәшчегә дә бер елга дисквалификация бирелгән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100