news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәйдә фатир шартлаган

Биш катлы йорттагы бер фатир тулысынча җимерелгән.

news_top
Зәйдә фатир шартлаган
Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иткәннәр.

Никифоров урамындагы 71нче йортта газ шартлау турында хәбәр кичке бишләр тирәсендә килгән. Урынга килеп җиткән коткаручылар биш катлы йортның югары катындагы өч бүлмәле фатир  җимерелүен ачыклаган.

Зәй гарнизоны коткаручылары өч кешене алып чыккан, бер кешене автобаскычтан төшергәннәр.

Бәхеткә, үлүчеләр юк. "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә 4 кеше имгәнде, шуларның берсе 13 яшьлек бала, дип хәбәр иткәннәр.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар