news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәйдә өч яшьлек бала, песине тотам дип, тәрәзәдән егылып төшкән

Балага зыян килмәгән.

news_top
Зәйдә өч яшьлек бала, песине тотам дип, тәрәзәдән егылып төшкән
Зәйдә өч яшьлек малай тәрәзәдән егылып төшкән дип яза "Заинские новости" сайты. 

Баланың әнисе өйдә булган, ләкин улын карап өлгермәгән. Песине тотарга теләп, бала тәрәзә төбенә менгән һәм икенче каттагы ачык тәрәзәдән куе булып үскән үлән өстенә егылып төшкән. Бәхеткә, балага зыян килми. Ләкин шулай да аны Түбән Кама хастаханәсенә алып китәләр. Зәйнең балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә, хәбәр иткәнчә бала яхшы гаиләдә тәрбияләнә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар