Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтенә фаҗиганең шаһите шалтыраткан. Ул малайга беренче ярдәм күрсәтергә теләгән 7 - 8 кешелек балалар төркемен күреп ала. Балалар бергә су коенган була, дуслары бата башлагач, аңа ярдәм итәргә телиләр. Аны ярга алып чыгалар, ләкин якында беренче ярдәм күрсәтерлек бер кеше дә булмый. Сүз уңаеннан, бу урында су коену тыелган була. ТР Тикшерү комитеты баланың үлеме буенча тикшерү эше алып бара.