Зөя утрау-шәһәрчегендә кыз баланы бәрдереп киткән снегоход йөртүчесен эзлиләр - видео
Берничә метрга очып киткән бала җитди травма алган.

Зөя утрау-шәһәрчегендә урамнан баручы кыз баланы снегоход бәрдереп киткән. Әлеге вакыйганы прокуратура тикшерә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Зур тизлектә килә торган снегоход урамда кыз баланы бәрдергән мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп алган. Кадрларда баланың берничә метрга очып киткәне күренә.
Юл һәлакәте турында мәгълүматны Яшел Үзән прокуратурасына биргәннәр, тикшерү эшләре бара. Республика прокуроры вазифаларын башкаручы Алексей Заика шул хакта күрсәтмә биргән.
«Вакыйгада катнашучыларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Нигез булган очракта, гаепле кешеләр закон тарафыннан билгеләнгән җаваплылыкка тартылачак», — ди Галиев.
Республика буенча ЮХИДИ әлеге вакыйга турында мәгълүматны раслады. Якынча белешмә буенча, баланың иңбаш сөяге сынган. Кызга медицина ярдәме күрсәтелгән, хәзер бала өйдә дәвалана.
«Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре снегоход йөртүчесен эзли», — диделәр ЮХИДИда.
Йөртүче битлек һәм шлем кигән булу сәбәпле, аның шәхесен ачыклау катлауланды, диелә бу хәбәрдә.
«Вести» каналы әлеге вакыйганың 14 мартта Май чабу бәйрәме вакытында булуын хәбәр итте.
Снегоход бәрдергән кызга 11 яшь. Кичке алтынчылар тирәсендә дүрт бала иярткән дуслар төркеме бәйрәм чарасыннан кайтырга җыена. Алар машиналарына таба бара. Шул чакта алар каршына снегоход килеп чыга. Хатын-кыз юл аша чыгарга өлгерә, кыз бала аның артыннан чаба һәм снегоход астына эләгә.
Урынга килеп өлгергән туганнар снегоход йөртүчесенә берничә тапкыр сугарга өлгерә. Аннары тиз арада снегоход урыннан китеп бара, диелә бу хәбәрдә.
Соңрак снегоход белән идарә иткән ир-атның шәхесе ачыклануы билгеле булды. Ул Васильево бистәсендә яшәүче 31 яшьлек ир-ат. Моңа кадәр «транспорт чарасы белән кабат исерек килеш идарә итү» маддәсе буенча хөкем ителгән, дүрт ай элек колониядән кайткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Аннары Эчке эшләр министрлыгы бу ир-аттан сорау алган видеоны күрсәтте. Ир-ат сүзләренчә, ул снегоходны җитәкчесеннән сорамыйча алган һәм Зөягә мунчага киткән. Дуслары аңа кибеткә кереп чыгарга әйткән. Кибет янында бер егет белән кыз снегоходка утыртып алып барырга сораган. Ир-ат егет белән кызны утырткан.
«Юлдагы кызны кар аркасында күрмәдем, тормозларга тырыштым, ләкин өлгермәдем», — ди бу кеше.
Җинаять эше ачылган. Экспертизалар билгеләнгән.