Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәй янындагы автобус һәлакәте буенча җинаять эше каралу вакыты билгеле булды

29 сентябрь көннне Зәй районы судында пассажирлар үлеме буенча җинаять эше каралачак. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы хәбәр итә.

news_top_970_100
Зәй янындагы автобус һәлакәте буенча җинаять эше каралу вакыты билгеле булды

"Челнинские известия" газетасына судның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җинаять эшен карауны суд рәисе Рөстәм Хәкимов алып барачак. Башлану вакыты 10:00 сәгать. 

Гаепләнүче - 56 яшьлек автобус йөртүчесе Александр Ижмуков. "Неоплан" маркалы пассажир автобусы, ул идарә иткән вакытта, Самарадан Ижау шәһәренә кайтканда, MAN йөк машинасы белән бәрелешә. 

Автобус йөртүчесе Александр Ижмуков. 

Судка гаепләнүчене Казаннан алып киләчәкләр. Аңа карата, РФ ҖК ның 264 маддәсенең 5 өлеше нигезендә (Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, саксызлык буенча ике һәм аннан да күп кеше үлеменә китерү) җинаять эше кузгатыла. 

Искәртеп үтик, коточкыч юл һәлакәте, Зәй шәһәреннән ерак түгел, 2 июль төнендә булды. Фаҗигадә 14 кеше, шул исәптән, 4 бала һәлак булды. 

Һәлак булучылар арасында 78 яшьлек Чаллы кешеләре - Сергей Дмитриевич һәм Ирина Федоровна Подгорныйлар да булган. Аларның кунактан  кайтулары була. 

Сергей һәм Ирина Подгорныйлар. 

Шулай ук, тагын бер Чаллы кешесе 27 яшьлек Юрик Симонян - могҗиза белән генә исән кала һәм БСМП да дәвалану курслары уза. 

Авариядән соң, «Евразийская корпорация автовокзалов» АҖ штрафка тартыла. Тикшерүләрдән соң һәм ачыкланган закон бозулардан соң, генераль директор Оксана Никитинага 200 мең сум күләмендә штарф сугыла


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100