Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәй янында юл һәлакәтенә очрап, кешеләре янган автобус компаниясе директорына җәза бирелде

АҖ «Евразийская корпорация автовокзалов» (ЕКА), 14 кеше һәлак булган фаҗигадән соң штрафка тартылган. Бер айга сузылган тикшерүләрдән һәм ачыкланган хокук бозулардан соң, генераль директор Оксана Никитинага 200 мең күләмендә штраф каралган. Бу хата "Челнинские известия" газетасы яза.

news_top_970_100
Зәй янында юл һәлакәтенә очрап, кешеләре янган автобус компаниясе директорына җәза бирелде

Искәртеп үтик, юл һәлакәте "Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт" автотрассасының 51 чакрымында 2 июльгә каршы төндә булды. Зәй шәһәреннән 10 чакрым ераклыкта, 56 яшьлек шофер идарә иткән , "Неоплан" маркалы, Самарадан Ижауга баручы пассажир автобусы, каршы як полосадан килүче, 34 яшьлек шофер йөрткән  "КамАЗ" машинасы белән бәрелешә. Бәрелешү нәтиҗәсендә автобус каплана һәм яна башлый. 14 кеше һәлак була, тагын 12 пассажир имгәнә һәм тәннәре яна. 

Тикшерү барышында органнар, компаниянең яхшы хәлдә булмаган автобусларны юлга чыгарыланлыгын ачыклый. Шулай ук, машина йөртүчеләренең эш сәгатьләре буенча да хокук бозулар ачыклана. 

Үлемгә китергән юл - транспорт һәлакәте буенча РФ ҖКда каралган,  "Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, саксызлык буенча ике һәм аннан да күп кеше үлеменә китерү”, "Кулланчыларның сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган хезмәт күрсәтү һәм шул сәбәпле  ике һәм аннан да күп кеше үлеменә китерү" маддәләре нигезендә җинаять эше кузгатыла. 

Самара шәһәренең Октябрьск районы судында, бу елның июль аенда,  "Евразийской корпорации автовокзалов" компаниясе исеменә - алты, ә генераль директор Оксана Никитина исеменә ике гариза теркәлгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100