Ашаган белми, тураган белә
Автобуста ир белән хатын сөйләшеп кайталар. Ир кеше зарлана: «Ник бу кабакларны алдың инде? Сумкалар болай да авыр иде бит. Гомеремдә дә ашамадым, ашамам да бу нәрсәне…» Хатыны: «Өйләнешкәннән бирле кабак коймагын тәмле-тәмле дип ашыйсың бит әле» — дигәч, тегесе бик гаҗәпләнде. Ни әйтергә дә белмәгәч, «Алай икәәән, — дип сузды. — Ник әйтмәдең, тагын да алган булыр идем», — диде.
Менә шулай шул: ашаган белми, тураган белә, дип юкка гына әйтмиләрдер…
Тузга язган язу!
Илгиз исемле егет армиядән кайткач, күрше авыл кызына гашыйк булган. Бервакыт җаен туры китереп: «Мин сине яратам!» — дигәч, кыз каушап: «Тузга язмаганны сөйләмә!» — дигән.
Егет авылга кайткан саен, артыннан йөри торгач, туй турында да уйлана башлаганнар. Илгиз бу кайтуында яраткан кызына йөзек белән матур бизәкле фоторамка бүләк иткән. Кыз, бу кем икән дип караса, рамкада каен тузына: «Мин сине яратам, чык миңа кияүгә!» — дип язылган икән.
Инәдән — дөя!
Күрше малаен эштән кайтышлый балалар бакчасыннан ала идем. Бервакыт миңа тәрбияче хәле бетеп шалтырата: «Сезнең улыгыз 2 карават ватты, тиз генә килеп төзәтегез, зинһар. Минем сменаны тапшырасым бар».
Эштәге балта остасыннан кирәкле җиһазларны: өтерге, чүкеч, келәй, шөрепләр… алдым да, тиз генә балалар бакчасына киттем. Юлда үзем уйлыйм: күршем көчле икән бит, хәтәр малай! Барсам, нәни дустым, курчак караватына басып, төбен генә төшергән икән, ләбасә!
Хыялый туристлар
Без, бер төркем туристлар, Алтайдан кайтырга чыктык. Вокзал тулы кеше, әйтерсең кырмыскалар оясын туздырганнар. Тиз генә билет алып булмаганын аңлагач, ике турист билет чиратында, икесе рюкзакларны саклаучы, тагын икесе ашау якларын оештыручы булыр дип килешеп, таралыштык. Үзем, яшь турист иптәшем белән, әйберләрне бер урынга туплап, сакчы вазыйфаларын үти башладым. Яныбыздан берьюлы дүрт кеше кузгалып киткәч, урындыклар бушады. Иптәшләребез килгәнче саклау максатыннан, тиз генә ул урыннарны да алдык. Без «занято!» дисәк тә, бераздан күп сумкалы бер абзый килеп утырды.
Көткәндә вакыт әкрен уза икән. Булган гәҗитләрне укып бетердек, аптырагач, вокзалның мраморлы диварындагы бизәкләрдән бәхәсләшә-бәхәсләшә «рәсемнәр» эзли башладык. Чыннан да, күзаллауны эшләтеп, күрә белсәң, ниләр генә юк икән анда! «Кара әле, бу бит диңгез, ә дулкыннары нинди котычкыч!» — дип иптәшемә күрсәттем. «Юк, син нәрсә, бу рәсемдә Памир таулары», — диде ул. Янәшәбездә утырган абый бер безгә карады, бер стенага. Аптырагач, күзлеген киеп, янына ук барып эзләде, тик берни күрмәгәч, тиз генә сумкаларын алып, китеп барды. Бу юләрләр яныннан таярга кирәк, дигәндер инде.
Шулчак: «Менә билетлар алдык», — дип ике иптәшебез яныбызга килеп утырды. Бераздан ризык алырга киткәннәре дә килеп кушылды.
«Сбербанк»
Яңа гына миңа Сбербанкның куркынычсызлык начальнигы шалтыратты да: «Сез әле генә берәр кешегә акча күчердегезме?» — дип сорады.
«Юк, йоклый идем, уяттыгыз. Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт!» — дидем. Ул, ихлас күңелдән шатланып: «Бу минем вазыйфа, сезгә булышырга тиешмен!» — диде. «Кызганыч, мин вспомогательный мәктәптә укыганга күрә, картаны әнием генә тота» — дип әйтеп тә бетермәдем: «Иди, ты, на…!» — дип телефонны куйды.
Шулай шул, безнең кебекләр тик әниләргә генә кирәк!..
Танышу
Беркөнне эш буенча автобуста барабыз. Бергә эшли торган егет каршыда утырган кызга юл буе кызыгып барды. Миңа пышылдап: «Телефонын алырга иде!» — диде. Без килеп җиттек, чыгам дигәндә, бу матур кыз елмаеп, аңа визиткасын бирде. Миңа: «Вот видишь, я понравился!» — диде. Визиткасын карадым. Анда: телефон номеры һәм «Помогу убрать вес…» язуы.
Үз үткенлегем
80нче елларда армиядә солдат формасын бары хәрби частьтә генә бирәләр иде. Без дә мунча кергәннән соң өр-яңа форма алдык. Прапорщик миңа нигәдер бар киемне дә 2 үлчәмгә зурны бирде. Бик аптырадым, борчылдым. «Алыштырыгыз әле!» — дигән үтенечкә: «Дембельдән соң әниең яраклысын алыр», — диде. Янымда үземнән шактый зур гәүдәле егет бар иде. Аңа үземнең ХБ ны биреп, киеп карарга куштым. Кием аңа тап-таман иде, үзенә дә ошады, әйтерсең парадка әзерләгәннәр. «Сиңа бик килешә икән, салма!» — дидем дә, үзем аныкын киеп куйдым! Күрсәгез иде мине, әтисе киемен кигән кечкенә малайга охшап калдым.
Комбатны күрүгә, китапханәгә юл тоткан булып, махсус аңа таба атладым. «Это что за пугала огородная?» — дип комбат миңа эндәште. «Вот такую форму дали, не дома же нахожусь», — дип җавап кайтардым. Ул, старшинаны чакырып, «Бер сәгать эчендә солдатка охшаган булсын!» дигән әмер бирде. Шулай итеп, мин үз үлчәмемдәге формага ирештем!