Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз согында помидор (рецепт)

Хәзер помидор чоры… Күпләрегез вак помидорларны кая куярга белми аптырый торгандыр. "Әлмәт таңнары" газетасыннан үз согындагы помидор рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Үз согында помидор (рецепт)
Вак помидорларны тешчистарткыч (зубочистка) белән төбе кырыеннан берничә тишек ясап, банкаларга тутырасыз. Кайнап торган суны өстенә коеп, 20 минут тотасыз, ул арада йомшаган помидорларны блендр ярдәмендә болгатып, савытта кайнатасыз.

Сарымсак, татлы борыч (теләгән кеше корица) саласыз, 1 литр томат өчен 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы (өеп) тоз салына, күбеге бекәнче кайнатасыз, якынча 10-15 минут.

Банкалардагы суны түгеп, томатны коясыз. Ябыр алдыннан кечкенә банкаларга 1 чәй кашыгы, зур банкаларга 1 аш кашыгы аш серкәсе салып ябып куясыз (кемдер уксус салмый, шулай да саклана диләр). Шикәр комын шулай ук киметергә яисә арттырырга була. Кайбер помидорлар бик баллы була, я, киресенчә, әчкелтем. Шуңа, ябыр алдыннан кабып карарга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100