Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәринә Вилданова: «Балама нинди бишек җыры җырлармын икән дип, яңа җыр яздым»

Yummy Music лейблы рәссам Пати Авишның җырчы Зәринә Вилданованың «Буран» җырына иҗат иткән анимацион клибын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Зәринә Вилданова: «Балама нинди бишек җыры җырлармын икән дип, яңа җыр яздым»
Александр Эшкинин/архив

Җырның авторы һәм башкаручысы Зәринә Вилданова әйтүенчә, клипта анимация куллану идеясе җырны иҗат иткәндә үк туган.

Мин аны кышкы бишек җыры итеп яздым. Ул, әйтерсең лә, якын кешеңә генә сөйли ала торган төш. 2021 елның мартында мин Патига үз тәкъдимемне яздым, аның өчен дә бу эксперимент иде. Без төсләр, төшнең концепты, кыш көне төштә нәрсә күрергә мөмкин — шулар турында сөйләштек. 2021 елның мартында авырлы булуым турында белдем һәм кар белән капланган авыл уртасында балама бишек җырында нәрсәләр турында сөйләр идем икән, дигән уйларга чумдым, — ди Зәринә.

Рәссам Пати Авиш клипның классик кадрларга бүленгән анимация булуы, һәр кадрның кулдан ясалганын әйтте.

Кадрларны кәгазь битендә түгел, ә планшетта ясадым, ләкин бу эшнең асылын үзгәртми. Бу — минем беренче тулаем эшләнгән анимацион клибым, моңа кадәр бары тик 10-15 секундлык роликлар гына эшләгәнем бар иде. Зәринә миңа үз тәкъдимен әйткәч, мин аңа башка кешегә мөрәҗәгать итәргә куштым. Чөнки ул вакытта минем башымда булдыра алырмын дигән фикер дә юк иде, әмма көн дә рәсем ясый торгач, куллар шомарды.

Анимацияне эшли башлаганчы Зәринә җырның рус теленә тәрҗемәсен җибәрде. Шунда мин төн, төшләр, якынлык, шигърият — барысын да күрдем, алар җырның сүзләренә һәм көенә салынган иде. Иң мөһиме - мин җырга, Зәринәнең тавышына гашыйк булдым, — диде Пати Авиш.


Пати Авиш — рәссам һәм шагыйрә. Ташкент шәһәрендә туган, 17 яше тулгач, Венага икътисад университетына укырга керә. Бүгенге көндә урам сәнгате белән шөгыльләнә, AYGYUL өчен җыр сүзләре яза һәм тирәнтен медиа арт, 2d һәм 3d анимацияне өйрәнә.

Зәринә Вилданова —  җыр авторы, Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятен һәм Мәскәү шәһәрендәге ГИТИСны тәмамлаган җырчы. Jager Music Awards музыкаль премиясенең финалисты, Ballet Beyond Borders, Үзгәреш җиле, Татар моңы, Мин татарча сөйләшәм, Tat Cult Fest кебек фестивальләренең катнашучысы, The CheekLaWeek төркеменең солисткасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100