Зәринә Хәсәншинага бер кочак яшел розалар бүләк иткәннәр
Җырчы яшел төсне яратуы турында язган.
Яшел пәлтә кигән Зәринә Хәсәншина бер бәйләм яшел розалар тотып видеога төшкән.
«Минем яраткан төсем ул — сары. Ә быел яшел төскә мөкиббән китәм. Аннары миңа кайчан яшел розалар бүләк итәләр әле», — дип язган җырчы инстаграм сәхифәсендә.
Инстачылар арасында да нәкъ быел яшел төсне ярата башлаучылар табылган. Алар бөтен киемнәре дә яшел төстә булуы турында язган.