news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншина “Мәхәббәт йолдызым” җырын башкара

Зәринә Хәсәншина “Мәхәббәт йолдызым” җырын башкара.

news_top
Зәринә Хәсәншина “Мәхәббәт йолдызым” җырын башкара

"Мәхәббәт йолдызым"
Э. Җәлилова сүзләре, Р. Галимуллин көе.


Мең сорау, мең юрау алдында
Торамын язмышлар ярында.
Мин сине күргәчтен ышандым
Дөньяда мәхәббәт барына.

Гомерем офыгы бик ерак
Барасы юлларым озын.
Яктыртып күңелем күкләрен
Кабынды мәхәббәт йолдызым.

Мин сине гел эзләп йөргәнмен,
Төннәрен төшемдә күргәнмен.
Пышылдап дәшсәм дә исемеңне
Бәхеттән сулкылдый йөрәгем.

Синле һәр мизгелем мәңгелек,
Кадерле тик синле көн-төнем.
Гомергә яратып туя алмас,
Мәхәббәт йолдызым син минем. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар